Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • 11 июль – Бөтендөнья балыкчылар көне

    Су буенда балыкчы! Сәлия Гарифуллина Иртән кояш чыкканда да, Кичен кояш батканда да, Бөтен кеше рәхәтләнеп, Яллар итеп ятканда да. Су буенда балыкчы, Кармак сала балыкчы!

     

    Риза Ишморат сүзләренә Әнвәр Бакиров иҗат иткән җыр күпләрнең хәтерендәдер, мөгаен. Миңа калса, тәү башлап бик яшьли бакыйлыкка күчкән газиз абыемнан ишеткән идем  ул үлемсез әсәрне. Эш шунда ки, туганым кечкенәдән, кем әйтмешли, “заядлый балыкчы” булган. Ә инде балыкчы “җене” бер кагылдымы, аннан тиз генә котылырмын димә. Почтык борын малай-шалай да, дәрте ташып торган егет-җилән дә, тормышның ачысын-төчесен байтак татыган ир узаманнары да бердәй “каба” ул кармакка. 

    Беренче карашка, балык тотуның әллә ни хикмәте юк та сыман. Кармагыңны суга ташла да, сабыр гына шомакайларның кабуын көт. Әмма ләкин оста-маһирлар белә, теләсә кемгә эләкми балык галиҗәнәпләре... Сере нидә икән соң бу галәмәтнең? Тәҗрибәле һәвәскәр балыкчыларның берсе белән гәп корып алыйк әле шул хакта. Таныш булыгыз –  Илдус Мөнир улы Яушев. Төпле һөнәрле. Яраткан кәсебеннән дә гомер бакый аерылмаган. Һәм әле дә хушлашырга ашыкмый...     

    Илдус әфәнде,  һәвәскәр балыкчылар сафына басу тарихына күз салыйк  тәүдә. Күңелгә килгән иң беренче сорау –  гаиләгездә шул шөгыль ияләре бар иде мәллә?   

    Һич юк.  Гап-гади эшче гаиләсеннәнмен. Әтием  слесарь-җыючы булып эшләде. Әнием сәүдә хезмәткәре... Мин үскәндә төрле түгәрәкләр бик тә популяр иде. Күпчелек яшьтәшләрем кебек, барысын да йөреп чыктым бугай... Авиамодельләштерү белән дә  шөгыльләндем.  Ун яшьләр тирәсе булгандыр, балыкка йөри башладым. Малайлар белән велосипедларда якын-тирә сулыкларга еш чыга, бамбук кармакларга балык тота идек. Әтиемә рәхмәт, минем мавыгуга битараф калмады – унике яшемә спиннинг бүләк итте. Куанычның иге-чиге булмады, билгеле!  Әлеге спиннингка эләктергән иң беренче балык – 1,5 килолы коңгыз. 

    - Чыннан да, якты-чагу, күңелгә уелып калырдай вакыйга... Мәктәпне тәмамлагач,  нинди һөнәр сайладыгыз, алай-болай балыкчылыкка бәйле түгелдер? 

    - Юк. Бөтенләй башка тармакка карый хезмәт төрем.   Уфа нефть институтында  “Нефть һәм газ скважиналарын бораулау” белгечлегенә  укыдым. 1987 елда тәмамладым, бораулау ярдәмчесеннән мастерга кадәр хезмәт юлы үттем. Соңгы ун елда Себер якларында эшләдем. Алга таба язмышыма бераз “төзәтмәләр” керттем.  Инде җиденче ел тренажер залында шәхси тренер  булып эшлим. Сәбәбе – күптәннән сәламәт тормыш рәвеше алып барам, һәвәскәр спорт белән җитди шөгыльләнәм. Якташларны да физик күнекмәләргә җәлеп итәргә тырышам. 

    - Ихтирамга лаек, күркәм гамәл... Ә балык тоту кәсебенә әйләнеп кайтсак? 

    - Чын-чынлап әйтәм, аннан да яхшы ял юк минем өчен. Иң ләззәтле, иң бәхетле мизгелләр, минутлар, сәгатьләр! Су буенда кармак тотып уздырган мәлләр бушка китми. Үземне күпкә көчлерәк, ышанычлырак, хәтта ки яшьрәк тә тоя башлыйм. Табигать чын мәгънәсендә могҗиза бит ул. Нигездә ялгызым, җирле сулыкларда – күл-буаларда, Ык елгасында балык каптыруга өстенлек бирәм. Балыкчылык минем өчен гадәти бер сәфәр түгел, җитди әзерлек таләп ителә моңа. Барыннан да элек барасы сулык турында мәгълүмат җыю (тирәнлеге, агымы, елга төбе рельефы). Янә дә андагы балыклар “көнкүреше”, ул шомакайларның нинди җимгә һәм кайсы вакытта яхшырак кабуы хакында белешмә туплау. Шушы мәгълүматларны җыйганнан соң гына җим һәм балык тоту кирәк-яракларын әзерли башлыйм. 

    - Иң уңышлы “ау”га бәйле хатирәләр белән дә бүлешсәгез иде, Илдус Мөнирович. Гәзит укучыларга мотлак кызыклы, фәһемле булыр, дип уйлыйм. 

    - Ул яктан бәхет бар – балыкка мул-бай сәфәрләр шактый “багажда”. Тик шулай да иң шәп трофейларның берсен көймәдән спиннигка тотканда эләктердем. Ул могҗизалы иртәдә 7, 8 һәм 10.700 килолы өч чуртан тартып чыгардым! Иң зурысын өйгә алып кайттым, калганнары исән-имин котылды – иреккә җибәрдем үзләрен. 

    - Мотлак рәхмәт укыгандыр Сезгә  ул җан ияләре. Нәкъ әкияттәге Чуртан сыман. Матур теләкләр дә юллаганнардыр әле үзләренчә...  

    - Бәлки. Гомумән, табыш артыннан куючыларны өнәмим. Тотылган балыктан бигрәк кармак салып утыруы үзе бер кинәнеч. Аннан ары тирә-як мохиткә хәстәрлекле караш турында да истән чыгармыйк. Чын балыкчы –  тәү чиратта Табигатьне яратучы, хөрмәтләүче, әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүче  Кеше ул. Чөнки, төптән фикер йөрткәндә, һәр адәм баласы нәкъ шул Табигатьнең аерылгысыз бер өлеше бит.  

    - Дөрес әйтәсез. Бу җәһәттән һаман да кискенлеген җуймаган браконьерлар проблемасына да кагылмый булмастыр. 

    - Ай-һай, четерекле мәсьәлә бу. Тискәре мөнәсәбәттә генә түгел, катгый рәвештә каршы мин табигать корткычларына! Аларның комсызлыгы-мәкерлеге нәтиҗәсендә сулыкларыбызга күпме зыян килә, балык саны кырка кими. Ишетеп кенә түгел, фәкать үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Ятьмәләрне алып ыргыту, балык саклау инспекциясенә, полициягә мөрәҗәгать итү,  браконьерлар белән ачыктан-ачык бәргәләшүләр... Мактану дип кабул итмәгез, зинһар. Минемчә, һәр кеше браконьерлык мәсьәләсендә дөрес, принципиаль  юнәлеш алырга бурычлы. Югыйсә, без  һаман да шул агым көенә битараф-ваемсыз йөзүне дәвам итәчәкбез. Әйләнә-тирәдәге шыксызлыклар, кимчелекләр белән килешеп, хәтта  аларга яраклашып көн күрәчәкбез, дигән сүз бу. 

    - Ифрат хәвефле, борчулы фараз. Әмма ләкин хак. Җәмгыять туган төбәк байлыгын саклау буенча җитди чаралар күрмәсә, ахыры ни белән төгәлләнәсе билгесез. Кешелек дөньясы акылга килер,  тиешле нәтиҗәләр ясар, дип өметләник...  

    - Әйе. Адәм баласын  ышаныч яшәтә. Тик, киләчәккә өметләнеп,  кул кушырып утырыр вакыт түгел. Шуны анык аңласа иде замандашларыбыз. 

    - Тулысынча килешәм. Ныклы гражданлык позициясендә торуыгыз, һичшиксез, ихтирам-хөрмәт, соклану хисе уята, Илдус Мөнирович. Форсаттан файдаланып, шундый сорау да бирмәкчемен: балыкчылар мәнфәгатендә оештырылган бәйгеләрдә катнашканыгыз бармы?  

    - Ничектер туры килмәде.  

    - Зарар юк, бары да алда әле... Сүз уңаеннан. Балыкчылар конкурсларында гүзәл затларны да очратырга насыйп булды миңа. Бу мәсьәләгә мөнәсәбәтегез? 

    - Уңай. Балыкчылык белән мавыгуда гомумән ир-ат, хатын-кыз, яшь-һөнәр, холык-фигыль буенча һичнинди чикләүләргә урын юк. Теләгең бар икән – рәхим ит! Тагын бер нәрсә хакында әйтмәкчемен. Күпләр балык тотудан шөрли, аны гаять кыйммәтле шөгыльгә саный. Минемчә, бу уйлап чыгарылган проблема. Әгәр дә сез спортсмен балыкчы түгел икән,  артык кыйбат хакка кармак-мазар сатып алуның һич кирәге юк. Балыкка барыбер – затлы кармакка тоттың ни, арзанлыга ни...  

    - Сезнең күпъеллык күзәтүләргә караганда, безнең тарафларда кайсы төр  балык аеруча киң таралу алган?  

    - Җилембалык, ач чабак дип тә атыйлар аны. Урысча исеме – уклейка. 

    Мәзәк атама... (соңнан белдем: ябышкак тәңкәләре өчен шундый исем биргәннәр икән ул карп гаиләсенә караган балыкка – С.Г.). 

    - Янә бер мәсьәлә. Быелгы җәй галәмәт эссе килде. Мондый һава шартларында балыклар үзен ничек хис итә? Кызуда азрак эләгәме?  

    - Андый чакта балык иртәнге сәгатьләрдә елгырлык күрсәтүчән. Су әлегә салкынча, рәхәт... Көндезге кызуда шомакайлар салынып төшкән агачлар, суүсемнәре күләгәсенә яшеренә, чишмәләр кушылган урыннарда сыену таба. Агымсыз, торгын сулыкларда исә җылылык чөе – суның катлауларга бүленүе күзәтелә. Мондый очракта балык түбәнге катламнарга төшми, чөнки анда кислород микъдаре аз. Эсседә яр буе канауларыннан, 0,5-1,5 метр тирәнлектән карп, табан балык (кәрәкә) эзләргә кирәк.  

    - Ай-һай, үзе бер катмарлы сабак ич бу, тиз генә төшенермен димә... Инде шактый балык сөючеләрне кызыксындырган сорау – уңышлы табыш сере нидән гыйбарәт шулай да?  

    - Җавап бик гади.  Ниндидер тылсымлы, әкәмәт алдавыч җимнәр булмаган кебек, мул табыш сере дә юк. Киңәшем: сулыкларга мөмкин кадәр ешрак чыгарга, анализларга, махсус балыкчы көндәлеген алып барырга. Әйткәндәй,  һәрбер “тискәре” сәфәр җитди уйланырга, уңышсызлык сәбәпләрен эзләргә мәҗбүр итә. Вакыт узу белән тәҗрибә дә артачак, бәхет кояшы да ешрак елмаячак...  Кызганычка каршы, кайберәүләр бер-ике тапкыр уңышсыз юлга тарыйлар да, тәмам өметсезләнеп кул селтиләр. Бихисап чыгымнар, күпме вакыт бушка китә... Анысы бер хәл. Иң аянычлысы – күңеле кайткан  бер ише “балыкчылар” тайгак сукмакка -- браконьерлыкка аяк баса. Аңламыйлар, һәр төр эштә дә түземлелек, эзлеклелек таләп ителә бит! 

    - Тырышлык куймыйча, буадан балык тартып чыгарырмын димә, кыскасы... “Балык тотуның ние бар”, диючеләргә гыйбарәт алырлык валлаһи. Фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илдус әфәнде. Сөйгән шөгылегез арытаба да шатлык-куаныч тулы мизгелләргә баетсын үзегезне! 

     

    Балыкчы хорафат-ышанулары 

    Интернет челтәрендә «чокыну», белгәннәрдән сорашу нәтиҗәсендә тупланган мәгълүматлардан.  

    Балыкка җыенсаң, ашарыңа балык ризыклары алмавың хәерле.  

    Тамагы тук балыкчының кармагы ешрак чиртә. 

    Балыкка барыр алдыннан кырынмасаң яхшырак. 

    Үз кармагыңны башка балыкчыга биреп торырга ярамый. 

    Кайтыр юлга җыенганда, кабаланмаска, ашыкмаска кирәк. Икенче тапкыр уңыш булмас. 

    Тоткан балыгың турында бүтәннәргә бераз арттырыбрак сөйләвең хәерле. Алайса икенче тапкыр ваграк балык эләгү ихтималлыгы бар.  

    Юкәдә икән чикләвек! Тикмәгә генә үтәлми икән лә балыкчыларның “шапырыну” гамәле. Нәкъ теге мәкалә башында телгә алынган шаян җырдагыча: 

    Чабак тотса, чуртан диеп, 

    Көчкә тартып чыгардым дип, 

    Су патшасын үзен диеп 

    Җиргә егып салдым диеп. 

    Эй мактана балыкчы, 

    Су буенда балыкчы! 

    Әгәр балык эләкмәсә, 

    Бүген эшләр бозылды дип, 

    Судан тартып чыгарганда 

    Иң зурысы ычкынды дип, 

    Эй уфтана балыкчы, 

    Су буенда балыкчы! 

    Һич кенә дә уфтанма, хөрмәтле балыкчы. Бүген ычкынса, иртәгәсен эләгер. Хикмәт анда мени. Иң мөһиме – дөньяларыңны онытып, башкайларыңны кирәкмәгән уйлардан арындырып, бушап калган күңел почмакларын тутырып, иркен-саф һава сулап кайтуың ич. Ә бу инде аз түгел...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: