Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • 15 сентябрь – Абдулла Алишның туган көне

    “Сертотмас Үрдәк”тән башланган танышу

     


    Миңа дүрт яшьләр тирәсе булгандыр, әниемнең шаяру катыш кемнедер телгә алганы колакка чалынды: “Сертотмас Үрдәк булды инде ул, нишләтәсең...” Кызык, нинди Үрдәк икән ул, нигә сер тотмый? Түзмәдем, әлеге сорауны эшкә ашыгучы әниемә бирми булдыралмадым. 
    Вакыты тар булса да, газизем ачуланмады. Өс башына киенгән, әйберләрен җыйнаган арада тиз генә аңлатып та бирде. “Абдулла Алиш дигән бик әйбәт язучы булган,  әкиятләр дә күп язган. Шуның Сертотмас Үрдәге инде ул. Хуҗасы ауга киткәч, юлда очраган бер хайванга өйдәге хәлләрен сөйләп барган. Шуңа бер белмәгән кешегә теләсә нәрсә лыгырдап йөргәннәрне Сертотмас Үрдәк диләр...” “Ә ул әкиятне язган абый кайда?” “Аны фашистлар сугышта үтергән, кызым”, – әнием авыр сулый. “Безнең бабайны үтергән кебекме?” Әни кисәк башын читкә бора, ияк кенә кага да, тизрәк чыгып китү ягын карый. Беләм, сугышта үлеп калган әтисен  искә төшерү бик кыен аңа...  Әбием дә иртә үлгән, аны да нык җәллим. “Сугыш кына булмасын!”, ди әни еш кына. Бүтән олылар да шулай ди. Бик әшәке нәрсәдер ул сугыш дигәннәре... 
    Теге Сертотмас Үрдәк әкиятен язган абыйны да кызганам. Нинди булды икән ул, Абдулла Алиш. Бүтән әкиятләрен дә укыйсы килә. Олыларның вакыты юк, үземә укырга өйрәнергә кирәк! 
    Чын-чынлап теләгән кайчак тормышка аша диләр, ихтимал, беркадәр хаклык бардыр бу фаразда. Тәки өйрәндем бит хәреф танырга, Алиш абыйның Үрдәген генә түгел, башка әкиятләрен дә бер тында “йоттым”. Андагы бик күп киек-җанварлар белән якыннан таныштым. “Койрыклар”дагы ялкау Куянга аптырадым. Соң, үзенә койрык кирәккәч, нигә  башкалардан сорап маташырга? Бар да ал бит инде. “Тырышып эшләсәң, бар авырлыкларны да җиңеп була икән”легенә “Бал корты һәм шөпшә”не укыгач төшендем. Бер-берсе белән татулашкан “Чукмар белән Тукмар” өчен сөендем. 
    “Каз белән Аккош” әкияте исә үземә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте. Булдыклы Каз бәбкәсе велосипедта җилдергән генә. Ә бичара Аккош баласының... велосипедка аягы да җитмәгән. Сәбәбен бик тиз һәм гади аңлаткан аңа олылар: “Ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры...” Менә ничек икән бит. Урамга ешрак чыгып уйнарга кирәк болай булгач,  китап укып утырырга гына түгел... 
    Кыскасы, Абдулла Алиш әкиятләре чын мәгънәсендә тәрбияче булды минем өчен. Өстәвенә ул әсәрләр шундый гади, аңлаешлы язылган ки, барча геройлар гел тере сыман, күз алдында торалар. Китаплардагы матур-чагу рәсемнәр дә моңа булышлык иткәндер, әлбәттә.  Тора-бара мәшһүр әдипнең башка әсәрләре белән дә таныштым, билгеле. Әмма ләкин тәү башлап Алиш дөньясына алып кергән хикмәти әкиятләр онытылмады, төрле яшәеш мәлләрендә хәтергә килә торган булды. 
    Әйткәндәй, ул әсәрләр, әкиятләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Балаларда иң күркәм кешелек сыйфатларын тәрбияләвен дәвам итә. “Бик яратып укый нәниләр дә, олырак сыйныфлар да Абдулла Алиш әкиятләрен, – дип ассызыклый ана теле укытучысы, тәҗрибәле педагог Рузилә Вахитова. – Татар гына түгел, башка милләт балалары да мөкиббән ул әсәрләргә. Программаларда иң яхшы авторларыбыз иҗаты сайлап бирелгән, шунысы күңелгә ошый. Яшь буын өчен бик тә әһәмиятле бу”. Ә Алиш әкиятләре буенча төшерелгән гаҗәеп, искитмәле мультфильмнар соң? Карап туйгысыз ич! Димәк, әдип иҗатына ихтыяҗ кимеми, киресенчә, арта гына бара!  Сабый күңеле үтә сизгер, “ялтыравык алдагыч” белән ихластан язылган әсәрләрне шунда ук аера-таный. Шул рәвешле минем күптәнге танышым Сертотмас Үрдәк тә, бүтән нәни геройлар да һаман булса яши һәм дә яшәячәк әле. Үлемсез Алишның үлемсез әкият дуслары ич алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: