Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Болгар шәһәрендә ятим балаларның фотокүргәзмәсе ачылды

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Спас районы Болгар шәһәре мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда әти-әнисен табарга хыялланган ятим балалар фотокүргәзмәсе ачылды. 

    Фотокүргәзмәдә балаларның сурәтләре, һәр бала турында кыскача мәгълүмат һәм элемтә өчен мәгълүмат булган 10 плакат тәкъдим ителгән.

    Күргәзмәне Спас районы һәм Болгар шәһәре администрациясе ярдәме белән Татарстан «Без бергә!» тәрбиягә бала алучы гаиләләр җәмәгать оешмасы белән берлектә Спас районының «Пеликан» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы оештырган. Бу турыда «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

    Берничә ай буе битараф булмаган кешеләр үз автомобильләрендә фотограф Дарья Зайцеваны балалар йортларында фотога төшерү өчен Татарстанның иң ерак почмакларына йөрттеләр.

    Фотосессияләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Уллыкка алу үзәге, Казанның ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге ярдәме белән торгызылган «ПАПАМАЕСТЬ» иҗтимагый проекты кысаларында узды.

    Балаларның фоторәсемнәре һәм кыскача тормыш тарихы район мәдәният йортының стационар стендларында үзәк мәйданда урнаштырылган. Күргәзмә 14 июльгә кадәр эшләячәк.

    Ятим баланы гаиләгә алырга теләүчеләр Спас районы опека бүлегенә 8 (84347) 3-13-41 яки 8(843) 533-00-82 телефоны буенча туры ТР Уллыкка (кызлыкка) алу үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: