Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләр QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала

    Эшмәкәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре җавап бирә.

    Татарстанда кайбер җәмәгать урыннарына, спорт һәм мәдәният оешмаларына бару өчен QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр өчен кайнар линияләр эшли.

    Эшмәкәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре җавап бирә. Сорауларны +7(843)524-90-90 телефоны аша бирергә мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Шулай ук COVID-19 таралуга бәйле яңа чикләүләр турында «Тикшерелгән бизнес» порталында да белергә мөмкин. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: