Ютазы таңы

Ютазы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Халыклар мәдәнияте аның гореф-гадәтләрендә яши

Ютазы авылы мәдәният йортында «Ютазы районының җиде капкасы» проекты буенча хисап концерты булды, аны район хатын-кызлар советы оештырды.

 

Чара башланганчы бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар Вахитов урамындагы 13нче йорт белән танышты. Анда Илмира Гобәйдуллина язучы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте музеен ачарга планлаштыра. Аннары чарага килүчеләр мәдәният йорты залында оештырылган кул эшләре һәм милли ашлар күргәзмәсе белән танышты.

- Һәр халыкның үз теле, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, сәнгате һәм халык һөнәрчелеге бар, - дип башлады үз чыгышын район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин. – Гасырлардан килгән халык мәдәниятенең үзенчәлеге шунда: ул үткән чор, ата-бабаларыбыз һәм аларның күп гасырлык зирәклеге белән элемтәдә тора. Халык тарихы, аның кыйммәтләре һәм мәдәни мирасы, ата-бабаларыбыз ядкарен без саклап калырга тиеш, - диде Аяз Шәфыйгуллин.

 Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова үз чыгышында тарихи-мәдәни мирасны саклау мөһимлеген ассызыклады.

Җиде капка – безнең районга төрле юнәлешләрдән кергәндәге җиде торак пунктны гәүдәләндерә. Болар Акбаш, Ютазы, Кәрәкәшле, Бәйрәкә, Иске Урыссу, Иске Каразирек һәм Урыссу бистәсе. Шуңа күрә әлеге чара Рәсәй халыкларының мәдәни мирасын саклау елына, Урыссу бистәсенең 75 еллыгына һәм Кәрәкәшле авылының 265 еллыгына багышланды.

Ә җиде саны халыкта бәхетле сан дип кабул ителгән. Бу көнне Ютазы мәдәният йорты сәхнәсендә Акбаш, Бәйрәкә, Иске Урыссу, Иске Каразирек, Кәрәкәшле, Ютазы авылларының һәм Урыссу бистәсенең башлангыч хатын-кызлар советлары, проект кысаларында, үз программалары белән чыгыш ясады.

Тамашачылар арасында хөрмәтле кунаклар - Октябрьский шәһәренең Асия Мофаззалова рәислегендәге хатын-кызлар советы әгъзалары да бар иде.

«Капка» сүзе авыллар тарихы белән тыгыз бәйләнгән, чөнки элекке заманнарда авылның тирә-ягы койма-киртә белән әйләндереп алынган, ә төп урам буйлап татар халкы «басу капкасы» дип атаган киң капкалар урнаштырылган. Шулай итеп, Иске Урыссу капкасыннан уңга – Ютазыга, сулга - Иске Каразиреккә, турыга барсаң - Бәйрәкә авылына таба юл аласың. Әмма Октябрь социалистик революциясе, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары иске тормыш рәвешен җимерә, яңа дөнья төзелә, яңа каһарманнар тәрбияләнә. Шуны шатланып әйтергә була: бүген без үткәнебезгә кайтырга, буыннардан күчеп килгән әхлакый нигезләрне, йолаларны торгызырга тырышабыз. Үз вакытында XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башының мөселман иҗтимагый-сәяси тормышы һәм мәдәниятенең күренекле вәкиле Риза Фәхретдин болай дигән: «Алдынгы карашлы шәхесләреннән башка халык – бәхетсез халык, мәгърифәтчеләрен оныткан халык юкка чыгарга мөмкин».

Ел дәвамындагы төрле чаралар барышында урыссулылар, бәйрәкәлеләр, иске каразиреклеләр, кунаклар кабул итеп, очрашу барышында үз торак пунктларының тарихы белән таныштырды. Һәр җирлек үзенең истәлекле урыннарын күрсәтергә, туристларны үз җирләренә җәлеп итәргә, авылның тарихы, күренекле якташлары турында сөйләргә тырышты. Шунысы хак, туган як тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп, без аларны яшь буынга истәлек итеп калдырабыз. Мәсәлән, Акбаш авылына баргач, туган ягыбызның ни дәрәҗәдә үзенчәлекле һәм күркәм булуына тагын бер кат инандык. Әйе, һәр авыл үзенчәлекле, һәркайсының үз йөзе, үз асылы, нигезе бар. Татарстанның энциклопедик мәгълүматлары буенча, Акбашка XVII гасырда нигез салына. Бирегә беренче булып Әсән бабай нәселе күченеп килә. Өч күпер – таш, типтәр, янгын сүндерү күперләре тарихи урыннар булып санала. Ә бут ташлы таулар, бу ташлардан төзелгән коймалар, хуҗалык корылмалары җирле истәлекле урыннар булып тора. Алар үзләренә берничә гасыр тузанын сеңдергән, бут ташыннан эшләнгән корылмалар, архитектура һәйкәле буларак, бүген дә кайбер хуҗалыкларда сакланып калган.

Күп вакыт әйләнә-тирәдәнең, безне чолгап алган дөньяның матурлыгын күрмибез. Ә бит без туган ягыбызның табигате белән хаклы рәвештә горурланырга хаклыбыз, чөнки ул яшәргә көч-дәрт өсти, туган җиребезнең тарихын белергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен сакларга, үз каһарманнарыбызны данларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев