Татарстанда авыл яшьләрен бизнес-планлаштыру нигезләренә дистанцион рәвештә өйрәтәчәкләр.
Авыл яшьләре арасында эшмәкәрлек инициативасын хуплау һәм «2011-2015 елларга ТРда авыл яшьләре» озак вакытлы максатлы программасын тормышка ашыру кысаларында республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе 2013 елның сентябреннән бушлай дистанцион укыту һәм бизнес-планлаштыру нигезләре буенча семинарлар үткәрә. Дистанцион программа тәмамланганнан соң, һәр катнашучы уку узу турында дәүләт үрнәгендәге сертификат алачак. 18 яшьтән 35 яшькәчә яшь кешеләр укый ала. Белешмәләр өчен телефон 221-75-97.