Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечняга килде

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде.

     

    ТР Президенты матбугат хезмәте видеосыннан скриншот

     Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    «Грозный» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Чечня башлыгы Рамзан Кадыров каршы алды, дип өстәде агентлыкның әңгәмәдәше.

    Рөстәм Миңнехановны республика вәкилләре, шул исәптән «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөри.

    11-13 майда Казанда Чечен Республикасы көннәре узды. Аларны ачу өчен Татарстанга Чечня мәдәният министры Айшат Кадырова – республика башлыгы Рамзан Кадыровның кызы килде. «Татар-информ» элегрәк Рамзан Кадыровның ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекнең потенциалы зур булына ышанычын белдерүе турында язган иде.

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: