Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сабантуй дәвам итә

    Акбаш авылының Янәй авылында халкыбызның милли бәйрәме - кече сабантуй гөрләп узды.

    Бәйрәмдә балалар белән беррәттән өлкән яшьтәге апалар, абыйлар да күңел ачты. Алар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, көянтә- чиләк белән йөгерү һәм башка шундый күңелле уеннарда катнашты. Үзешчән сәнгатьтә үзләрен сынап караучылар шигырьләр, күңелле җырлар белән сөендерде. Җирлек башлыгы Ләйсән Сөнәгатуллина җирлек исеменнән авылдашларны бәйрәм белән тәбрик итте, архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева район башлыгы Аяз  Шәфыйгуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина исеменән Янәй авыл халкын милли бәйрәмебез белән тәбрик итте.
     Эшкуар Ольга Биктимеровага авыл тормышында актив катнашканы өчен район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды ул. Балалар барлык уеннарда катнашып тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр алды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. 
    Кече авылларыбызны онытмый, анда яшәүчеләр белән бәйрәмнәребезне искә алып, дуслыкта-татулыкта яшәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: