Кичә кичке тугызлар тирәсендә Татарстанда Идел елгасының 1383нче чакрымында вак таш төялгән теплоход белән баржа бәрелешкән, баржаны тягач тартып барган.
Баржаның ватерлиниядән 5 сантиметр өстәрәк борты тишелгән. Беркем дә зыян күрмәгән, су тишектән эчкә үтми. Казан транспорт полициясенең оператив төркеме авариянең сәбәпләрен ачыклый.
Күзәтү ведомствосы әлеге уңайдан тикшерү үткәрә, вазгыять Идел буе транспорт прокуратурасы контролендә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фото:KazanFirst
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз