Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әтием истәлекләре – 2

    Кәрәкәшле җирлегендә – элеккеге Киров исемендәге колхозда хезмәт куйган

    Татарстанның атказанган агрономы Рифгат Батыршинның язмаларын бастыруны дәвам итәбез. Редакциягә аларны аның кызы - Урал авылында яшәүче Гөлфия Җәләева юллады.

    “Өченче язма: Гомәр Бәширов белән очрашу

    Сеңелем Рәмилә! Синең “Татарстан яшьләре”ндә язган мәкаләң мине 57 нче елларга алып китте. Бөтенесе дә дөрес, ләкин бер персонаж җитеп бетми, мине күрмәгәнсез. Бу вакыйганың төп герое булмасам да, шуны әйтәсем килә, Гомәр Бәшировны Ак Чишмә авылына алып бармасам да, Салкын Чишмәгә, тарантаска утыртып, мин аны ат белән алып төштем. Ул чагында Габделбәр Фәхриев  колхоз рәисе урынбасары, мин агроном, Фәхрислам Вахитов колхоз рәисе иде. Колхоз рәисенең һәрвакыт эше күп була. Бервакыт миңа әйтә бу:

    -Рифгат, синең барыбер беренче бригадага барасың бар, Гомәр аганы Салкын Чишмәгә утыртып алып бар әле, Фәхриев каршы алыр, - диде.

    Дөресен әйтим, үзем укырга бик яраткач, аның олы язучы икәнен белә идем. Минем яңа гына эшли башлаган чак, олы язучыга сүз башларга оялдыммы шунда, Салкын Чишмәгә төшеп җиткәнче рәхәтләнеп чын күңелдән сөйләшмәдек. Шулай дүрт чакрым араны Гомәр ага үз уйларына бирелеп, нәрсәдер уйлап барды. “Син, улым, кем булып эшлисең?” - дип бер-ике генә сүз әйтте. Ник боларны язам соң әле? Әйе, яшьлегем искә төште, шундый олы шәхесләр белән очрашу үзе бер бәхет булган бит.

    Ихтирам белән Рифгат абыегыз Батыршин

    Тулырак – “Ютазы таңы”нда

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: