Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу – 75: Матевос Джермакьян Урыссу станциясенә, махсус күчерелүчеләр белән бергә, 1944 елда килә

    Ул Төркиядә туып-үскән һәм 1915 елда әрмәннәрне юк итү сәясәте вакытында сеңлесе белән берлектә могҗиза аркасында гына исән калган шәхес.

    Көймәчегә алтынлата түләп, коелган каннан кызыл төскә кергән Кура елгасын кичеп, алар җәберләүдән качып котыла. Аның мал суючы булып эшләгән әтисе белән абыйлары шушы канкоешта һәлак була. Рәсәйгә кайткач, ул бер алпавытка эшкә урнаша. Тырыш хезмәте өчен алпавыт аңа җир бирә. Әкренләп Матевосның тормышы җайга салына. Ул өйләнә,сыер, бозау ала. Ләкин шулвакыт 1917  елгы революция башлана. Могҗиза белән генә ул Себергә сөрелми кала: төнлә гаиләсе белән качып өлгерә. Һәм янәдән тормышын яңабаштан башлый. Бу юлы ул Кырым өлкәсенең Тельман районы Армянск авылына барып төпләнә, яхшы йорт салып керә. Җитеш тормышта яшәр өчен гаиләгә күп тырышырга,  авыр эшләрдә хезмәт куярга туры килә. Гаиләдәге сабыйлар кечкенә чакта ук вафат була. Алты баладан нибары бер кызлары исән кала.

    1941 елгы аяусыз сугыш ир-егетләрнең бар нәрсәсен тартып ала: йортын, Ватанын, намусын һәм абруен... Кырымны яулап алган немецлар гаиләне подвал бинасына куып кертә. Ә Кырымны азат иткән совет гаскәрләре аларны, башкалар белән бергә, тамырларыннан аерып, билгесезлеккә җибәрә. Йөк машинасында чит җирләргә китүче гаилә артыннан сыер чаба... Ирексездән яңаклар буйлап күз яшьләре ага...

    1944 ел. Байлар авылы. Матевос җир казучы булып эшли. Ач-ялангач кешеләр авыр эштә газап чигә. Шуңа күрә дә булачак ГРЭСның беренче торбасын күтәргәндә, торбаның чокырдагы  өч җир казучы өстенә авып төшүе гаҗәп түгел. Аларның берсе шунда ук, икенчесе – озак авырудан соң, ә Матевос – бер ел һәм ике ай узгач вафат була. Урыссуга килгән яшь терапевт Ләлә Салих кызы аңа аягын кисәргә туры киләчәген әйтә. Әмма Джермакян операциядән катгый баш тарта. Бервакыт аның кечкенә кызы, баракка кергәч, әтисенең кычкырып елавын ишетеп ала. Күрәсең, бу ирнең өметсезлеккә бирелгән җан авазы булгандыр. Газап-әрнүләрнең барысы да ни өчен аңа бирелгән соң?!

    Әйе, сугыш дигән хәрби машинаны эшләтеп җибәрү җиңел, һәм, ахыр чиктә, аны туктатырга да мөмкин. Әмма ул күпме кеше гомерен юк итәргә һәм күңелләрне сындырырга сәләтле! Матевос Джермакьян Аксакүлдә җирләнгән. Боларның барысы да инде күптән булса да, безгә ата-бабаларыбыз тарихын онытырга ярамый. Без барысын да хәтерлибез. Тормыш тәме һәм мәгънәсенең бары тик  яшәештә генә булуын аңлыйбыз. Адәм баласының бик иртә, вакытыннан алда гомере белән хушлашуы... Моннан да зуррак хәсрәт буламы? Шуңа күрә, әйдәгез, һәр яңа көнгә шатланып яшик. Һәм без беркайчан да сезне яңа туган таң белән котлаудан туймабыз һәм арымабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: