Кайбер яшь кешеләр өчен шәхси мәнфәгатьләре барыннан да артыграк, шуңа күрә башкалар ихтыяҗларын алар бернигә дә санамый.
Күңел ачу биналарының берсе янында яшәгән урыссулылар шундый очракка тап булган да инде. Бина янына җыелган яшьләр шул дәрәҗәдә шау-гөр килгән ки, хәтта йокысызлыктан интеккән якында яшәүчеләр иртәнге сәгать дүртенчедә полиция наряды чакырырга мәҗбүр булган.