Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Агачларны кисү, чүптән арындыру, юлларны ремонтлау мөһим

Газетабыз битләрендә төзекләндерү, капиталь ремонт, яшелләндерү буенча эшләр күбрәк яктыртылган саен, редакциягә шылтыратулар да активрак була бара: кешеләр үз ишегаллары һәм урамнарына игътибарны көчәйтә.

Әйтик, Урыссу бистәсе Ленин урамының 8 санлы йортында яшәүче Венера Таҗетдиновага тынгы бирмәүче карт агачларның берсе Ленин урамының
6 санлы йорты янында, икенчесе шул ук урамның 10 санлы йортыннан ерактарак урнашкан. Аларның юан кәүсәләре җиргә таба иелгән, әмма сынып төшәргә җыенмыйлар. "Бу корыган ботакларның кайчан да булса узып баручылар башына төшмәячәгенә гарантия кайда?"- дип чаң суга ханым. 10 санлы йортның ишегалды, аның "яшел" өлеше тәртиптә, ә менә транспорт юлын күлләвекләр баса: кайчандыр җир асты коммуникацияләрен алыштырганнан соң, чуерташ юылып беткән. Кыскасы, я вак таш җәю, я грейдер белән тигезләү мәҗбүри... Таҗетдинова игътибар юнәлткән тагын бер проблема булып, Пушкин һәм Ленин урамнары кисешкән урында урнашкан трансформатор будкасын ихаталау мөһимлеге тора. "Биредә балалар йөрергә тиеш түгелдер инде, бу куркыныч түгелмени?"- дигән сорау бирә ул. Һәм тагын рөхсәт ителмәгән урынга чүп өю темасы. Әлеге адрес буенча гаражлар артында рөхсәт ителмәгән чүп өемнәре барлыкка килгән. Урыссулылар шундый ук чүп оясын интернат-мәктәп янында да ясаганнар. Сүтелгән хуҗалык корылмасы нигезе урынында берничә черек такта җәелгән чокыр. Шунда чүп ташлыйлар да инде. Җәмәгать, бу "тамаша"ны, ул тауга әверелгәнче, юк итәргә кирәк бит инде.
Редакциягә чираттагы шылтырату Валентина Дмитриевадан булды. Ул Жуков урамындагы 19 һәм 21 санлы йортлар янындагы юлларның бөтенләй җимерек икәнлеген бәян итте: диаметры 1,5 метр булган чокырлардан машина белән дә, җәяү дә үтәргә мөмкин түгел. «Ул 12 ел дәвамында ремонтланмагач, нинди булсын инде?! - ди телефон чыбыгының икенче ягындагы тавыш. - Килегез, күрегез, бу кимчелекне фотога төшерерсез. Рөхсәт ителмәгән чүплек турында сөйләп тә тормыйм. Шушында тамыр җәйде, берничек тә арынырлык түгел».
Кая китсен инде ул, дуслар, әгәр «мәңгелек» чүплек «йөгәнсез» яшәүчеләр белән тулыландырылып тора икән. Оялып та тормыйча, алар иске җиһаз ыргыталар, чүп контейнерларын агач ботаклары, үләннәр һәм башка органика белән тутыралар. Кешеләр, ни өчен без бу кадәр дәрәҗәдә ялкау, битараф? Алдан ук болай эшләргә кирәк түгеллеген белә торып, без моны эшлибез. Барына да җәзасыз калу гаепледер инде. Редакциягә мөрәҗәгать итүче хатын-кызлар җан авазларын җиткерә. Аларның чүп оясында яшиселәре килми. Алар тирә-юньнең күркәм булуын телиләр. Шул ук вакытта район башкарма комитеты каршында административ комиссияләр эшләве турында хәбәр итәсебез килә, алар утырышында теге яки бу хокук бозу очраклар тикшерелә. Әгәр кешеләр күршеләренең кайсысы үз чүпләрен ишегалдына, гаражлар, баскыч клеткасы артына түгүләрен белә икән, әлеге комиссияләргә җиткерү мәҗбүри.
Урыссулылар күтәргән сораулар буенча аңлатма бирүне сорап, газета редакциясе район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Альберт Зариповка мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, түбәндәгеләрне җиткерде:
- Ленин урамындагы 8 санлы йорт - «Идарә итү компаниясе», 10 санлы йорт - «Восток» ТМШ карамагында. Районда карт агачларны кисү, яшь үсентеләрне утырту беренче елын гына оештырылмый. Подрядчылар, җир казу эшләрен башкаргач, йорт яны территорияләрендә күлләвекләр булмасынга юл полотносын тиешле хәлгә китерергә бурычлылар. Әйтербез. Трансформатор будкасы турында. Район электр челтәрләре инженеры Федор Дубовик сүзләре буенча, бу бина капиталь һәм аны ихаталау норматив документларда каралмаган. Интернат янындагы демонтажланган хуҗалык корылмасыннан калган чокырны тигезләү Урыссу интернат-мәктәбе директорына йөкләнгән. Жуков урамындагы юл буенча шуны әйтә алам, зур чокырлар бетерелде. Быел әлеге юлларның чокырлары асфальт җәеп тигезләнде, өлешчә тротуар салынды. Өстәмә керемнәр булган очракта, эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Рөхсәт ителмәгән теге яки бу чүп өемнәренә килгәндә, эшне, беренче чиратта, урам комитетлары рәисләре, күп фатирлы йортлар буенча җаваплылар алып барырга тиеш. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексны бозучылар махсус комиссияләрдә тикшереләчәкләр һәм лаеклы җәзаларын алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев