Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш авылында яшәүче Рәмзилә Хәйруллина 65 яшьлек юбилеен сәхнәдә каршы алды

    Узган атнада Акбаш авылы мәдәният йортында гомеренең күп өлешен үтә җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармакка - мәдәният өлкәсенә багышлаган Рәмзилә Хәйруллинаның юбилей кичәсе узды.

     Рәмзилә Хәйруллина – Акбаш авылы кызы. Туган авылында белем алган кыз 1972 елда Казан шәһәренә киномеханика һөнәрен үзләштерергә юл ала. Аны уңышлы гына тәмамлап, туган якларына әйләнеп кайта. 1976 елда авылның нәкъ уртасында яңа мәдәният йорты бинасы калкып чыга. Бу авыл халкы өчен бик зур сөенеч була. Баштагы мәлләрдә Рәмзилә апа әлеге мәдәният йортында киномеханик булып эшли. Ә 1990 елны авыл советы, киномеханик булып эшләүче Хәйруллина Рәмзилә апага мәдәният йорты мөдире вазифасын үз өстенә алуны сорый.

    Әлеге истәлекле көндә аны котларга килгән Акбаш авыл җирлеге җитәкчеләре,  район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов , авыл мәдәният йортлары белән эшләүче өлкән методист Ләйсән Хәйриева юбилярга матур теләкләрен юлладылар, мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова исеменнән котлау хаты тапшырдылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булып юбилярның бер кочак туганнары, балалары һәм оныкларының яраткан кешеләрен тәбрикләве булгандыр. Оныклар җыр-бию белән тәбрикләсә, якыннары җылы караш, тәмле сүзгә күмде аны бу көнне.

    Фото::http://yutazy.ru/photo/zhitel-sela-akbash-ramzilya-khayrullina-65-letniy-yubiley-vstretila-na-stsene

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: