Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Акбаш һәм Еновка авылы халкы - өмәдә

Экологик вәзгыятьнең начарая баруы беркемне дә битараф калдыра алмый. Шундый кешеләрнең берсе - Ольга Биктимерова бүгенге көндә Ютазы районының Еновка авылында яши.

2018 елда ул Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды акчасына урманнарны яңадан торгызу буенча коммерцияле булмаган “Туган урман” иҗтимагый хәрәкәтенә кушылган. Әлеге оешмада катнашып, Ольга Александровна узган елда фондтан үз авылының тирә-ягына утырту өчен 300 төп үсентегә ия булса, быел исә ул алган яшел үсентеләр саны бер мең данәгә җиткән һәм ул «Яшел яз - 2019» акциясе кысаларында өмә оештырган. Әлеге изге эштә Акбаш авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, район авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге начальнигы Закуан Ильясов, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән кунаклар катнашкан. Өмәдә пихта, кедр, нарат, карагач, имән, юкә, кыргый алмагач һәм груша үсентеләре утыртылды, дип яза безгә Акбаш авылы китапханәчесе Гөлнар Камаева.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев