Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алар шәһәр-бакча төзергә тиеш

Район башлыгы Рөстәм Нуриев студент-стипендиатлар белән чираттагы очрашуын үткәрде.

Районга мәҗбүри әйләнеп кайту шарты белән югары уку йортларына җибәрелгән студентлар белән сөйләшү вакытында район башлыгы аларны көткән перспективаны тасвир итте. Сәнәгатьнең тотрыклы эшләве очрагында, район үзәгенең алга таба киңәю перспективасы бар, димәк, киләчәктә эш тә күп булачак. Район җитәкчелеге планнарында - район юлларын тәртиптә тотуны гына түгел, аларны асфальтлауны да үз өстенә алу. Йортлар һәм социаль объектлар төзелүе дәвам итәчәк, урамнарны төзекләндерү һәм яшелләндерү дәвам итәчәк, медицина ярдәме сыйфаты яхшырачак, балалар иҗатын үстерү өчен шартлар тудырылачак. Якын киләчәктә бистәгә төп керү юллары тирәсен матурлау, көнкүреш чүп-чарын сортларга аеруга күчү күздә тотыла.

Район үсеше потенциалы, дип билгеләде Нуриев, барыннан да элек иҗади фикер йөртергә, һөнәрманнарча эшләргә сәләтле, уңайлы тормыш шартлары булдырырга омтылучы кешеләрдә. Бездә грамоталы белгечләр, барыннан да элек, төзелеш тармагында һәм медицинада таләп ителә. Җиде стипендиатның өчесе быел инде районда эшли башлаячак. Киләсе елларда унга якын чыгарылышчыны укыту планлаштырыла. Бистәгә әйләнеп кайтканнан соң, алар эш белән генә түгел, торак белән дә тәэмин ителәчәк. "Сез биредә яшәргә һәм иҗат итәргә, муниципалитетның нигезенә әверелергә тиеш. Сезгә биредә шәһәр-бакча төзергә!" - дип билгеләде аларның район тормышындагы урынын Нуриев. Студентлар белән очрашуга шулай ук өлкән буын вәкиле һәм район җәмәгатьчелеге активисты Виктор Новиков чакырылган иде. Ул студентларга хәерле юл һәм уңышлар теләде.

Сүз уңаеннан

Ютазы районы студентлары өчен, аларның Казанда үзара аралашулары һәм берләшүләре максатында, студентлар берләшмәсе оештырыла, алар белән очрашуны район башлыгы киләсе айда күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев