Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Алматалы Михаил Минеев көрәшче дә, төзүче дә

    Узган атнада башкала кунаклары – Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Казан шәһәренең “Ак Барс” кара-каршы көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов озак еллар дәвамында милли көрәш келәмендә бил бирмәгән безнең райондашыбыз Михаил Минеевны күптән түгел булып узган туган көне белән тәбрик итте.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин кунакларга безнең абруйлы якташыбызга шундый зур хөрмәт күрсәткән өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

    Михаил Минеев Зәй районы Сарсаз Баграҗ авылында туа. Әтисе Афзал ага вафат булганда, кечкенә Мишага дүрт яшь тә тулмаган була. Сигезьеллык белемне малай туган авылында ала. Шул елларда ук аңарда спортка мәхәббәт туа.

    - 1966 ел. Мин чыгарылыш сыйныф укучысы. Авыл Сабан туе. Мин йөгерү ярышында финишка беренче булып килдем. Шулчак миңа көрәш келәменә чыгарга тәкъдим иттеләр. Һәм мин, 17 яшьлек егет, беренче тапкыр Сарсаз Баграҗ авылы Сабан туе батыры булып калдым. Шул ук елда тагын өч авылда Сабантуй батыры булып танылдым,  - дип үзе белән таныштырудан башлады Михаил Афзалович.

    - Яшь батырга нәрсә бүләк иттеләр?

    - Ул елларда чиккән сөлге – иң затлы бүләк булып саналды. Әле дә булса аны кадерле бүләкләр арасында саклыйм, - дип елмайды Михаил Минеев.

    1972 елда Михаил Минеев Түбән Кама шәһәре командасы составында каһарман-шагыйрь милли көрәш буенча Муса Җәлил призларына республика турнирында беренче тапкыр катнаша һәм 80 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулый. Шушы ук ярышларда ул 1976 һәм 1978 елларда да көч сынаша һәм янәдән төп бүләкне ота.

    Ютазы районы Сабантуйларында да күп тапкыр абсолют батыр булып калган якташыбыз Михаил Минеев турында язма белән район гәҗитенең киләсе санында таныша аласыз.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: