Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балаларны каядыр автобус белән алып барган очракта, Дәүләт автоинспекциясе бүлегенә хәбәр итү мәҗбүри

    Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш узган утырышына сәбәп булып балалар катнашында майда узган юл-транспорт вакыйгалары торды. Утырышта рәислек иткән премьер-министр урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты житәкчесе Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, беренче юл-транспорт вакыйгасы 21 майда - Түбән Новгород...

    Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш узган утырышына сәбәп булып балалар катнашында майда узган юл-транспорт вакыйгалары торды.


    Утырышта рәислек иткән премьер-министр урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты аппараты житәкчесе Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, беренче юл-транспорт вакыйгасы 21 майда - Түбән Новгород өлкәсендә була: каратэ буенча Татарстан җыелма командасы Санкт-Петербургка яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә бара. Микроавтобуска утырган балаларның йөк автотранспорты белән бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше - шулар арасында ике бала һәлак була, тугыз бала зыян күрә. Икенче очрак, бәхеткә, корбаннарсыз булган. Шуңа да карамастан, юлда балалар иминлеге өчен җаваплы өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында Азнакай мәктәбе укучылары зыян күргән. Аларның автобусы Казанда ватыла, һәм алар автобуста төн куна. Элементар таләпләрне үтәгән очракта, әлеге мәшәкатьле төнгә юл куймаска мөмкин булыр иде: йөртүче инструктаж узу өчен урындагы ЮХИДИ бүлегенә килмәгән, шулай ук әлеге органга киләсе сәфәр турында хәбәр иткән мәгълүмат та кермәгән.

    Ахырда комиссия карары җиткерелде - 23 сәгатьтән 5 сәгатькә кадәр балаларны автобуста йөртүне тыярга; балаларны йөртүгә спутник навигациясе һәм видеорегистраторлар белән тәэмин ителгән автобусларны гына җәлеп итәргә; сигез пассажир урыныннан артык утыргычы булган автобусларга тизлек чикләү механизмы булганда гына кешеләр йөртергә рөхсәт итәргә; алда торган маршрут турында җирле Дәүләт автоинспекциясе бүлекләренә өч көннән дә соңламыйча хәбәр итәргә; автобуслар сәфәр алдыннан - техник тикшерү, йөртүчеләр тиешле инструктаж узарга тиеш.

    Утырыш барышында республика буенча транспорт йөртүчеләр гаебе белән 60 юл-транспорт вакыйгасы теркәлүе әйтеп узылды: алар үсеше Казанда, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лениногорский районнарында билгеләнә. Безнең райондагы комиссия утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов рәислегендә үтте. Ул балалар йөртү кагыйдәләрен бозучылар исемлегендә безнең районның булмавы - тынычлану өчен сәбәп түгел, дип билгеләп үтте. Балаларны йөртү һәм аларның иминлеге өчен җаваплы һәр хезмәт - мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре бүлекләре - әлеге сорауны хәл итүгә барлык җитдилеге белән якын килергә тиеш. Җәйге каникуллар чорында ул аеруча актуаль һәм теманы тикшерү, дип ассызыклады Подовалов, якын көннәрдә узачак чираттагы комиссия утырышында дәвам итәчәк.

    Сүз уңаеннан. Агымдагы елның биш аенда районда өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда дүрт кеше зыян күргән. Узган елның шул ук чорында - 7 юл-транспорт вакыйгасы, кеше үлеме белән тәмамланган - ике очрак һәм 9 - зыян күрүче булган. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов билгеләп үтүенчә, юл-транспорт вакыйгалары саны кимү "тезгенне бушату" өчен хокук бирми. Бу аеруча юлларда хәрәкәт интенсивлыгы арткан җәйге чорга кагыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: