Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Ютазы районы ветераннарына – юбилей медальләре

Бәйрәкә авылында яшәүче ветераннар кичә тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә медальләр кабул итте.

Бөек Ватан сугышында дошман белән элемтәче булып көрәшкән Инком Нәҗип улы Абдуллин, Туган илне илбасарлар коллыгыннан азат итү хакына тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән Сабит Шакир улы Мөхәммәтҗанов һәм Халисә Низами кызы Садыйковага Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәселле эш буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ришат Зарипов юбилей медальләрен тапшырды.

Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Ютазы район советы депутатлары Сирин Галиев һәм Сәгадәтулла Төхбәтуллин “ТАССРга 100 ел” махсус истәлек билгесе белән бүләкләнде.

“Шәрәфиева” фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлнара Шәрәфиева район башлыгының мактау грамотасы белән билгеләнде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев