Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бер гасырлык Бәйрәкәтамакта - авыл бәйрәме

Бәйрәкәтамак авылы халкы һәм ерак араларны якын итеп кайткан күп санлы кунаклар Бәйрәкәтамак авылының 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Сабантуй уеннары белән бәйләп уздырган бәйрәм иртәсенә җыелган бар халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөфлия Әгълиева тәбрик итте. Күп санлы иганәчеләр көче белән оештырылган бәйрәмдә авылның озын гомерле кешеләре, әле яңа гына дөньяга аваз салган сабыйлар, шушы көннәрдә түгәрәк даталарын билгеләп узучы авыл халкы истәлекле бүләкләр кабул итте. Район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары алып килгән матур концерт программасы, аларга кушылган авыл үзешчәннәре да бар халыкны җырлатты һәм биетте. Бу вакытта түгәрәк эчендә спорт уеннары башланды. Йөгерүгә чыккан җитез балаларны өлкәннәр алмаштырды. Көрәш, армреслинг, гер күтәрү, аркан тартышу, агач “атка” атланып, капчык белән сугышу – кыюларга һәм җитезләргә шөгыль җитәрлек булды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев