Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Безнең ишегалдыннан... кереп тә, чыгып та булмый

Урыссу бистәсенең Горький урамындагы 10 санлы йорт ишегалдында узып булмаслык сазлык, ичмасам вак таш җәйсеннәр иде, дип язылган газетабызга адресланган хатта.

"Район газетасы еш кына су басуга каршы чаралар турында яза. Без район җитәкчелегенең һәм депутатларның халык проблемаларына игътибар юнәлтүләренә шатланабыз гына. Ә менә безнең хакта онытканнар күрәсең. Эш шунда ки, яз җитү белән без подъездлардан авырлык белән чыгабыз: зур юлга чыгу өчен йорт стенасына терәлеп хәрәкәт итәргә кирәк. Югыйсә, подъезд янында эрегән кар суларыннан һәм яңгырлардан барлыкка килгән сазлык пычрагына батуың ихтималы бар. Чебен-черкигә, әлбәттә, бу юеш һава ошый. Бер-ике үзбушаткыч вак таш та җиткән булыр иде, ул Славян урамында тау-тау өелеп тора. Безнең проблемага игътибар юнәлтүегезне һәм тиешле карар кабул итүегезне сорыйбыз", - дип яза әлеге йортта яшәүчеләр.
Газета редакциясе хатны инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашовка юнәлтте. Ул түбәндәгечә җавап бирде: "6, 8, 10 һәм 12 санлы й ортлар 2013 елның йорт яны территорияләрен капиталь ремонтлау программасына кертелгән. Машина юлы өлешен асфальтлау агымдагы елның өченче кварталында күздә тотыла".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X