Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәхетсезлек аяк астында

    Җәй республиканың дүрт гаиләсе өчен зур бәхетсезлек белән башланды. Көннәр артык эссе тору сәбәпле, саф һава эзләп, тәрәзә төбенә менгән өч яшькә кадәрге сабыйлар егылып төшеп, тән җәрәхәтенә дучар булган. Бу хакта Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы республика комиссиясе утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле...

    Җәй республиканың дүрт гаиләсе өчен зур бәхетсезлек белән башланды.


    Көннәр артык эссе тору сәбәпле, саф һава эзләп, тәрәзә төбенә менгән өч яшькә кадәрге сабыйлар егылып төшеп, тән җәрәхәтенә дучар булган. Бу хакта Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы республика комиссиясе утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдерде. Сүз уңаеннан, былтыр модый хәвефлек 12 бала белән килеп чыккан, арада үлүчеләр дә булган.

    Балалар, гадәттә, аяк астындагы теләсә кайсы җиһазны кулланып, еш кына чебен-черкиләргә каршы куелган челтәрләргә таянып, тәрәзә төбенә менәргә яраталар. Һәм аларның әлеге "каһарманлыгы", беренче чиратта, әти-әниләрнең ваемсызлыгы гомерлек үкенеч белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә мондый кайгылы статистиканы арттырмау һәм сабыйларның сәламәтлеген, кайчак гомерен куркыныч астына куймау максатында балаларны торакларда, аеруча тәрәзәсе ачык бүлмәләрдә ялгыз калдырмау хәерле. Гаилә әгъзаләренең иминлеген кайгыртучы әти-әни, йөрәк пәрасен караусыз калдырмау гына түгел, ул хәтта йорт җиһазларын да, бала, теләге булып та, тәрәзә төбенә, пыялаланмаган балкон кырыена менә алмаслык итеп урнаштырырга тиеш. Иске агач тәрәзәләрдән баш тарта барсак та, аның үз өстенлекләре бар: бала-чага гына түгел, аны хәтта олы кешеләр дә кайчак тартып ача алмый иде. Хәзерге замана тәрәзәләре белән җиңел идарә ителә, өстәвенә москит челтәрләре дә бәхетсезлек чыганагына әверелеп бара. Шуңа күрә әти-әниләр, сабый мөстәкыйль рәвештә пластик тәрәзәләрне ача алмасынга, аларда махсус фиксатор булдыруны кайгыртырга тиеш.

    Утырышта чыгыш тоткан Гүзәл Удачина, район чиновникларын алты яшькә кадәр балаларны бер ялгызын калдыруның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлату буенча урындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ата-аналар җыелышы үткәреп кенә чикләнмәскә чакырды. Аңлату эшләренә ул психологларны, медицина хезмәткәрләрен дә җәлеп итәргә кушты.

    Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, Россия Федерациясе Президенты каршында Бала хокукы буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов балаларын тиешенчә карамаган әти-әниләргә карата административ җаваплылык чараларын тагын да кырысландыру инициативасы белән чыккан. Штраф санкцияләре 5 мең сумга кадәр артырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: