Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Әбсәләм халкы начар йоклый: салым түләми

Кичә район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәт җитәкчеләре планеркасы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина җитәкчелегендә үтте.

Агымдагы елның узган 11 ае эчендә Әбсәләм авыл җирлеге эшчәнлеге турында аның башлыгы Рөстәм Мөхәммәдфавин чыгышын тыңлаганнан соң, Светлана Петровна әлеге муниципаль берәмлектә салым җыю буенча эшнең ифрат түбән торуын тәнкыйть итте.

Быел Әбсәләм һәм Иске Каразирек авыл җирлекләрендә грант хисабына отылган тракторларны кышын район юлларында тулы көченә эшләтү бурыч итеп куелды. Әмма Светлана Самонина, 2 декабрь, җир йөзенә кышның беренче кары төшкән иртәдә Акбаш, Ютазы, Әбсәләм авылларында бер генә трактор көпчәге эзенең дә булмавыннан зур ризасызлык белдерде. Бу - эшне җиренә җиткереп оештырмау нәтиҗәсе. Юллар темасын дәвам итеп, ул “Төзекләндерү” МУП директоры Илшат Камалдиновка юллар торышын катгый контрольдә тоту мөһимлеген тагын бер кат искәртте.  

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Рузанов физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән оештырыла торган мәдәни һәм спорт чаралары турында мәгълүмат җиткерде.

- Инвалидлар тормышы күңеле тамашалар белән генә чикләнми. Ютазы районында күпме инвалид яши, аларның ничә проценты эш белән тәэмин ителгән? Хәзерге вакытта физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру буенча план үтәлешен дәүләт үз контролендә тота. Шуңа күрә бүгенге чыгышта кайсы предприятиедә иясә учреждениедә күпме инвалид эшләве һәм кайда аларны эшкә урнаштыру мөмкин булмавы турында тулы мәгълүмат яңгырарга тиеш иде. Чөнки бүген безнең арада физик мөмкинлеге чикле кешене эшкә кабул итәргә атлыгып тормый торган җитәкчеләр дә бар, - дип басым ясады Светлана Самонина.

Атна киңәшмәсе күңелле миссия белән тәмамланды. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен “Идарә итүче компания” җәмгыяте дворнигы Альбина Әгълиуллина район башлыгының рәхмәт хаты белән билгеләнде. Шулай ук “Удача” ТМШ директоры Оксана Власованы туган көне белән котладылар.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X