Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бәйрәкә авылы халкы күңеле белән яшь

Бәйрәкә авылының “Моңлы Саз” ансамбле гастрольдә йөреп кайткан.

Ул “Картая мени соң йөрәк, маңгайлар сырланса да” дигән исем астында ике сәгатьлек концерт программасы белән Бәйрәкәтамак һәм Иске Каразирек авылларында уңышлы чыгыш тоткан. Баулының “Березка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә өч тапкыр барган.

- Әлбәттә, без үз авылдашларыбызны да җыр-моңга сусатып яшәтә алмыйбыз. Март аенда алар өчен дә концерт куелды. Тик без аны пенсионерлар чыгышына гына кайтарып калдырмадык. Без бу кичне клубка соңгы елларда алтын туйларны билгеләп узган авылыбызның 12 гаиләсен чакырдык һәм мәдәни кичәне “Пар балдаклар” дип атадык, - дип хәбәр итте Зәйтүнә Ямаева.

Бәйрәм чарасында иң матур җырлар бик күпләргә үзләренең тырышлыклары һәм сабырлыклары белән үрнәк булып илле елдан артык яшәүче парлар - Рәзинә һәм Мирхәтип Гариповлар, Фирдәвес һәм Рәсим Яббаровлар, Рәзилә һәм Илкам Вәкиловлар, Асия һәм Насыйх Гыйльмановлар, Гөлфирә һәм Рим Ягъфәровлар, Илгизә һәм Нил Фәтхуллиннар, Лилия һәм Сирин Хәлиуллиннар, Әлфия һәм Геннадий Михайловлар, Рәйсә һәм Наил Насыровлар, Илүзә һәм Рәис Галиевлар, Рәзинә һәм Нәсим Галимовлар, Гөлсинә һәм Айсар Ибраһимовлар хөрмәтенә яңгыраган.

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X