Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бәйрәкә авылында – хезмәт алдынгылары бәйрәме

Кичә Бәйрәкә авыл мәдәният йортында матур гадәткә әверелгән бәйрәм – авыл эшчәннәре хөрмәтенә зур тантана узды.

“АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев агымдагы хуҗалык елына йомгак ясады, әлбәттә, җитешсезлекләрне атады, шул ук вакытта мул уңыш җыеп алуда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде. Район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин да хезмәт уңганнарына изге теләкләрен юллады.

Сәхнәгә бер-бер артлы алдынгы комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар, терлек азыгы хәзерләүчеләр, ындыр табагы хезмәтчәннәре күтәрелде. Алар кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Бу бәйрәм иртәсендә яңгыраган матур җырлар һәм ялкынлы биюләр һәркемгә киләчәккә якты өмет һәм ышаныч бүләк итте.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X