Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бәйрәкәтамакта су кытлыгы хәл ителә

Бәйрәкәтамак авыл җирлеге халкы белән узган җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинны борчуга салган төп мәсьәләләрнең берсе кеше саны кимүе белән бәйле булды.

2019 елда дөньяга аваз салган сабыйларга караганда, вафат булган кешеләр саны күбрәк. Менә шушы демографик вәзгыять Подгорный авылында балалар бакчасын ябу өчен кире каккысыз сәбәп булып торды да. Кайчандыр урта белем бирү мәктәбенең статусы үзгәреп, бүгенге көндә ул да башлангыч белем бирү учреждениесе генә булып калды. Аяз Әдип улы: “Һичьюгы шушы мәктәпне япмыйча сакларга иде. Әмма аның язмышы яшьләр кулында. Хәер, мәгариф оешмаларныкы гына да түгел. Авылларның яшәеше һәм үсеше бүген яшь буын кулында”, - дип басым ясады ул.

Бәйрәкәтамак авылы халкы өчен дистә елдан артык инде эчәргә яраклы суның булмавы кискен сорау булып тора. Әлеге мәсьәләне хәл итү буенча боз урыныннан кузгалган – 2020 елда су үткәргечнең проекты эшләнәчәк һәм 2021 елда авыл халкы эчәргә яраклы судан файдалана башлаячак, дип вәгъдә итте Аяз Әдип улы. Җирлектә яшәүчеләрне Подгорный бистәсендә почта бүлеге һәм булган кибетләрнең берсе эшләмәве, Бәйрәкәтамак белән Подгорныйда әле күптән түгел генә төзелгән ФАПларда шәфкать туташлары юклыгы да борчый булып чыкты. Халык ябык торучы спорт залын ремонтлап, файдалана башлау мөмкинлеге белән кызыксынды.

Җыен барышында мәдәният учреждениеләренең эш режимын үзгәртү,

Интернет тотмавы, пай җирләре өчен исәп-хисап тоту, Бәйрәкәтамак зонасын Урыссу үзәк район хастаханәсенә беркетү кебек мөһим сораулар күтәрелде һәм аларның берсе дә, халык белән очрашуда районның барлык хезмәт вәкилләре катнашу сәбәпле, җавапсыз калмады.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев