Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Чишмәләре белән данлыклы авыл

Районыбызда Туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елы кысаларында оештырылган чаралар дәвам итә.

Шундый күркәм чараларның чираттагысы Кәрәкәшле авылында узды. Ул,  район хатын-кызлар советы башлангычы белән, “Ютазының җиде капкасы” проекты кысаларында оештырылды. Түгәрәк өстәл янына авылның тарихына,  бүгенгесенә битараф булмаган хатын-кызлар җыелды.

Озак еллар мәктәптә белем орлыклары чәчкән, авылның яшәеше өчен “янып” йөргән хөрмәтле шәхесләр Алена Яркәева, Рәсимә Мөрәсова яшьлек хатирәләре белән генә уртаклашып калмадылар, тарихи елъязмага үзләре шаһит булган вакыйгаларны да өстәделәр. Кәрәкәшле, гомумән, зур тарихлы авыл. Бу хакта үз чыгышында авылның хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова белдерде. Ул киләсе елның Кәрәкәшле өчен юбилей елы булуын, авылга нигез салынуның 265 еллыгы билгеләп үтеләчәген ассызыклады. Бу уңайдан авылның кешеләр беренче килеп утырган урынына истәлекле таш кую, аларның бүгенге көндә дәвамчылары булган нәсел җепләрен эзләп табып, шәҗәрәләр төзү; чишмәләрне чистартып, юлчылар ял итәрлек урыннар ясау сораулары каралды. Ә чишмәләр Кәрәкәшледә – данлыклы, шифалы, күп сулы. Җидегән чишмә үзе генә ни тора!  Ак чишмә тавыннан юл ярган берничә чишмә, үзара кушылып, юлларын бер булып дәвам итә. Танылган язучыбыз Гомәр Бәшировның “Җидегән чишмә” романы нәкъ менә әлеге чишмә турында. Шулай ук Сибгат  Хәкимнең Сара Садыйкова көй язган “Бер тауда ун чишмә” җыры да шушы саф сулы чишмәгә багышланган. Районыбызга килгән кунакларда бу чыганак кызыксыну уятмый калмас, әлбәттә. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев та билгеләп үтте. Чарада катнашкан хатын-кызлар оешмасы әгъзалары җирлек составындагы элекке һәм хәзерге кече авыллар тарихы, Кәрәкәшленең истәлекле табигать урыннары турында  мәгълүмат бирделәр. Шулардан Бакыр казнасы, Бур тавы, халык телендә “Екатерина юлы” дип аталган таш юл, Мөрәс чишмәсе авылның барлыкка килү тарихының  ерак гасырларга барып тоташуын күрсәтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Кәрәкәшле әле илебезгә билгеле шәхесләре белән дә данлыклы. Юкка гына аны “кече академия” дип атамаганнар. Мәгърифәткә, белемгә омтылыш борынгыдан килә. Бу хакта, шулай ук авыл мәгарифенә күләмле өлеш керткән Харрас мулла һәм аның нәсел җепләре турында  туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре Гөлнара Хәмидуллина сөйләде. Авыл китапханәсе җитәкчесе Ирина Әхмәтова исә туган телеңә хөрмәт, үз нәсел-нәсебеңне белү, өйрәнү шигарен алга сөргән Риза Фәхретдинның тормышы, аның хезмәтләре белән таныштырды. Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшү тарихи мәгълүматка бай, һәркем өчен файдалы, җанлы, эчтәлекле аралашу булды. 

Миләүшә КӘРИМОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев