Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Чүп контейнерлары Беккер чокырлары түгел

Халык чүп контейнерлары янына бозау үләксәләре китереп ташлый башлады.

Торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләренең башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары В. Хәбибуллин рәислегендә узган чираттагы киңәшмәсендә чүп чыгару темасы аеруча кискен торды. Әгәр бер яктан "Чиста йорт" еш кына объектив сәбәпләр аркасында чүп чыгару графигын өзсә, икенче яктан - халык элементар вәхшилек күрсәтә. Контейнерлар янына нәрсә генә ташламыйлар: зур тартмаларга салынган черегән кәбестә, иске җиһаз. Соңгы вакытта хайваннар үләксәсен ташлаудан да тартынмый башладылар. Обывательләрчә, кая барсыннар - салып алып китәрләр, дип фикер йөртүчеләр гаҗәпләндерә. Кайбер шәхси йортларда яшәүчеләр өчен шимбә өмәсендә катнашучылар әзерләгән чүп янына бакча коры-сарысы, капчыкларда һәм алардан башка да чүп-чар чыгарып кую оят түгел. Йорттан читтәге җирләрнең Беккер чокырлары булмавын аңларга вакыт инде, әмма урыссулылар өчен хакыйкатькә юл һаман да катлаулы һәм сикәлтәле. Тикшерелгән тема эчтәлеге шундый булды.
Киңәшмә барышында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыелуы соравы да күтәрелде. Бердәм исәп-хисап үзәге һәм торак милекчеләре ширкәтләре мәгълүматларында аерма бар, диелде киңәшмәдә. Бу алай булырга тиеш түгел, дип билгеләде Валерий Хәмзә улы һәм әлеге хезмәтләр җитәкчеләренең игътибарын мәсьәләне чагыштыру акты (акт сверки) аша хәл итү мөһимлегенә юнәлтте. Ахырда йорт яны территорияләрен төзекләндерү, җылылык челтәрләрен ремонтлау мәсьәләләре тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев