Демография – ул ышанычлы картлык та
Район мәдәният йортында «Демография» милли проекты кысаларында оештырылган конференция узды.
Конференция барышында җирле хакимиятнең иҗтимагый оешмалар белән багланышлары, гаилә һәм балаларның сәламәт үсеше өчен нинди шартлар тудырылуы турында зур сөйләшү булды. Конференция эшендә район җитәкчелеге, барлык иҗтимагый оешма вәкилләре, җирлек башлыклары, мәктәп һәм мәдәният йорты директорлары, табиблар һәм фельдшерлар катнашты. Райондагы демографик хәл, гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү турында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сөйләде. Аерым алганда, ул 2022 елда районда социаль программаларны тормышка ашыру өчен акчаларның алдагы елда ике тапкырга артыгарк бүленүен билгеләп үтте. Әйтик, өченче ел рәттән районда яшь белгечләргә йортлар төзелә. Киләсе елда шундый йортны Ташкичүдә төзү күздә тотыла.
- Әгәр элегрәк күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 20 миллион сум акча бүленсә, 2023 елда 32 миллион сум күләмендә каралган, - дип билгеләп үтте Самонина. - Шулай ук өченче ел рәттән районда «Безнең ишегалды» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Урыссу бистәсенең Урыссу урамындагы 24 һәм 26 нчы йорт яны биләмәсендәге проект уңышлы булды. Хәзер биредә «Татнефть» җәмгыяте буенча грант акчасына төзелгән заманча спорт мәйданчыгы эшли. Иске Урыссу авылындагы Хәтер бакчасы шулай ук зур проектларның берсе. Паркның үзенчәлеге шунда, биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гына түгел, тыл хезмәтчәннәренең, локаль сугышларда катнашучыларның исемнәре дә язылган. Аны төзү өчен 10 млн сум акча тотылган. Узып баручы елда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча районның биш мәктәбе ремонтланган, шуларның өчесе – авылларда.
Район башкарма комитеты җитәкчесе муниципалитет тарафыннан башкарыла торган башка программаларга да тукталды. Демографиягә килсәк, бүгенге көндә районда 20 539 кеше яши. Туучылар саны буенча чагыштырмача үсеш күзәтелә. Әгәр 2021 елда 119 бала туган булса, 2022 елның ун аенда – 12 бала. Конференциядә катнашучыларга слайдлар аша районда аерылышуларның санын киметү, гаилә парларында балалар һәм җәмгыять алдында җаваплылык хисе булдыру өчен нинди чаралар үткәрелүен күрсәттеләр. Конференциядә яңгыраганча, демография - туучылар саны күрсәткече генә түгел, ул халыкның гомер озынлыгы, актив картлык та. Шуңа күрә районда диспансерлаштыру мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә. Эш шунда, планлы тикшерү барышында җитди авырулар ачыклана, вакытында чара күрмәгән очракта алар начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кешеләр үз сәламәтлекләренә игътибарлырак була башлады. Әгәр 2021 елда диспансерлаштыру тиешле күләмнең 90 процентын тәшкил итсә, 2022 елның 11 аенда – ул 103 процент булган.
Күп балалы гаиләләргә зур игътибар бирелә. Безнең районда 297 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 946 бала тәрбияләнә. Муниципалитет ел саен республика хөкүмәте, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр алдындагы йөкләмәләрне үти: шундый 49 гаилә Солнечный микрорайонында йорт төзү өчен җир кишәрлекләре алган. Бер тапкыр бирелә торган һәм ташламалы түләүләр мәсьәләсе вакытында хәл ителә. Күп балалы гаиләләрдән тыш, районда опекун гаиләләр дә бар. Алар да муниципалитет тарафыннан игътибар таләп итә. Районда ата-аналары баш тарткан балалар булмавы шатландыра. Киресенчә, бездә һәрвакыт башка районнардагы һәм төбәкләрдәге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны кабул итәргә әзер гаиләләр бар. Бу хакта үз чыгышында Светлана Самонина хәбәр итте.
Сәламәт яшәү рәвеше, актив картлык турында сөйләгәндә, әлбәттә, беренче чиратта, спорт та күздә тотыла. Бу юнәлештә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Регина Галләмова чыгыш ясады. Конференция барышында Урыссу үзәк район хастаханәсе табибы Сәфилә Хисамованың илнең социаль-икътисади үсеш күрсәткече булып торучы хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеге турындагы мәгълүматы да тыңланды. Начар нәтиҗәләрне булдырмас өчен йөкле хатын-кызлар үз вакытында хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга тиеш. Район хастаханәсе заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Ул баланың яралгыдагы үсешендә үк төрле тайпылышларны ачыкларга һәм тиешле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Табиб үз чыгышында шулай ук балалар инвалидлыгына юл куймау, гаиләдәге психологик халәт хакында да ассызыклады.
Конференция кунагы булган психолог, Татарстанның көньяк-көнчыгышы өлешендәге әтиләр советы рәисе Фәнис Нәбиуллин гаиләнең психологик сәламәтлеге турында тәфсилләп сөйләде. Ул үз тамырларының Әбсәләм авылыннан булуын да билгеләп узды.
- Миңа үз эшчәнлегем буенча еш кына ата-аналар комитетлары белән очрашуларда катнашырга туры килә, - диде Фәнис Нәбиуллин. - Мәскәүгә, Питербургка, Казанга даими рәвештә семинарларга барып һәм күп кенә уку йортлары студентлары белән аралашу тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алам: укытучылар составының 70 процентын ир-атлар тәшкил иткән уку йортларының берсендә балалар да бердәм, алар әңгәмәгә дә теләп кушылалар. Кызганычка, җәмгыятьтә ирләрнең урыны кимеде. Башкача әйткәндә, үз балаларын югалтмас өчен, тәрбияләүдә әтиләр, ир-атлар катнашырга тиеш.
Психогенетик, гаилә белгече буларак, Нәбиуллин үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бала җәмгыятьнең бер өлеше булырга тиеш. Аның өчен яшәү урынының ачык һәм аңлаешлы булуы зарур. Әйләнә-тирәдәге мохит катлаулы булса, кешенең дә тормышы катлаулана.
Гомумән, конференция эше кызыклы узды, эчтәлекле чыгышлар да күп булды. Без сезне алар белән гәзитебезнең киләсе саннарында таныштырырбыз. Чара ахырында район ветераннар советы рәисе Наилә Хөснетдинова район әниләрен бүләкләү тантанасын җитәкләде. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Фоторепортаж:http://yutazy.ru/photo/v-raione-net-otkaznyx-detei
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев