Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Дәүләт Советы депутаты – халык янында

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатына кандидат Ирек Салихов кичә Урыссу бистәсенең Пушкин урамындагы 54 санлы йортта яшәүчеләр белән дә күреште.

Халык күтәргән беренче сорау әлеге дә баягы Урыссу химия заводы белән бәйле булды. Алар кичләрен урамда сулар һава калмавына зарланды. Урыссу автовокзалыннан маршрут автобуслары йөрмәве дә халыкта канәгатьсезлек тудырды. Урыссу үзәк район хастаханәсендә еш кына ЭКГ аппараты сафтан чыгу сәбәпле, авыруларга тикшерү узу теләге белән кат-кат медицина учреждениесенә барырга туры килүен дә Ирек Фәрит улы игътибарга алды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X