Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Добрый молодец һәм Красна Девица Урыссуның өченче санлы мәктәбеннән

    Кичә Урыссу гимназиясенең актлар залында мәктәп укучылары арасында “Добрый молодец һәм Красна Девица-2020” район бәйгесе узды.

    Төп приз өчен ун егет һәм ун кыз көч сынашты. Катнашучылар рус халкының гореф-гадәтләре, Россиянең мәдәни-тарихи мирасы турында белемнәрен күрсәттеләр, «Россиянең уллары һәм кызлары» темасына проектлар якладылар, “Мин – Россиянең киләчәге” темасына видеороликлар күрсәттеләр, жюри хөкеменә үз талантларын, рус мәдәниятен белү буенча белемнәрен ачтылар, бөек рус теле, Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үз фикерләре белән бүлештеләр.

    Барлык турлардан соң бәйгенең гран-при ияләре булып өченче санлы Урыссу мәктәбеннән София Кулагина һәм Антон Петров калды. Бәйге призерлары һәм номинантлары турында газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.

      Фоторепортаж:http://yutazy.ru/photo/dobryy-molodets-i-krasna-devitsa-iz-urussinskoy-shkoly-3

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: