Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Ел саен үткәрелә торган «ТР АПКсының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 

Конкурста республика  авыл  хуҗалыгы  тармагының   һөнәри белеме  һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган   хезмәткәрләре катнаша ала.

 Конкурсның  төп максатлары:  Татарстан  Республикасы агросәнәгать   комплексы  белгечләре   эшенең нәтиҗәлелеген   арттыру һәм  Татарстан  Республикасы  агросәнәгать  комплексы  хезмәткәрләрен үстерү  һәм  алар өчен   кызыксындыру чаралары  күрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать  комплексының  иң  яхшы  эшләүче  хезмәткәрләрен  ачыклау.   

 Конкурс түбәндәге   номинацияләр буенча үткәрелә:  «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы  бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы  зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы  ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Катнашучылар  түбәндәге  документларны  тапшырырга  тиеш:   конкурста  катнашуга  гариза,   катнашучы    анкетасын,  белем  турындагы  документ  күчермәсен, хезмәт кенәгәсе  күчермәсен, салым  түләүләре  буенча  бурычлар  булмау  турында   белешмә  һәм  бәяләү  критерийларын.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк.  Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221 76 69 телефоны аша алырга мөмкин.

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1590025.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X