Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Электрон хезмәттәшлек: район лидерлар арасында

Ведомствоара электрон запрослар эшендә динамика барлыкка килде, һәм араларында Ютазы районы да булган республиканың кайбер районнары лидерлык итә.

Бу турыда республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары белән республика киңәшмә-видеоконференциясендә ТР президенты Р. Миңнеханов хәбәр итте. Электрон элемтә ярдәмендә дәүләт хезмәтләрен алу, гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан документлар җыю шактый җиңелләшәчәк. Киңәшмәдә тикшерелгән сораулар арасында ТМШ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең тулы ачыклыгын тәэмин итү мәсьәләсе дә бар иде. Бу "Ачык Татарстан" концепциясенең бер өлеше, дип ассызыклады президент, яшәүчеләр өчен генә түгел, район башлыклары өчен дә мөһим. Шул ук килешүләр төзегәндә ачыклык ришвәтчеллектән сакланырга мөмкинлек бирәчәк, дип сүзен тәмамлады Рөстәм Нургали улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев