Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

“Электросоединитель заводы эшчеләре район җитәкчеләре белән очрашты

Юллар, ишек алларын тәртипкә китерү, хуҗасыз этләр, җәяүлеләр чыгу юлларында яктылыкны арттыру кебек мөһим сораулар кичә “Электросоединитель” заводында район башкарма комитеты җитәкчесе катнашында узган җыенда күтәрелгәннәрнең берничәсе генә.

Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шәфигуллин заводлыларга районда агымдагы елда эшләгән эшләргә тукталды һәм киләсе елда башкарылачак эш фронты белән таныштырды. Заводлылар тарафыннан янгыраган сорауларның күбесе юллар темасына кагыла иде. Алар бистәнең шәхси секторындагы урамнарга да асфальт кирәк булуын тагын бер кат искә төшерделәр. Сукбай этләрнең артуы һәм караңгы вакытта эшкә баручыларның алардан куркуы турындагы сорау беренче генә тапкыр күтәрелми. Район җитәкчесе әлеге сорау буенча этләрне атарга һәм агуларга ярамаганлыгын, аларны тотып, Әлмәт шәһәрендәге махсус этләр асрый торган оешмага  илтеп тапшырырга кирәклеген аңлатып китте. Бу юнәлештә эшнең алга таба ничек куелачагын без уйлыйбыз, - диде Аяз Шафигуллин.

Бистәдә караңгы булуын завод эшчеләре генә күтәрмәде. Мәсәлән, Тукай урамында төнлә бер генә баганада да ут юк, - диделәр алар район җитәкчесенә мөрәҗәгатьләрендә. Ул урамда гомумән ут юк булуы ачыкланды, бу сорау  торак-коммуналь хуҗалыкка юлланыр, алар үз чиратында сорауны чишәрләр диде.

Урыссу үзәк район хастаханәсендә күп анализларны тапшыра алмау заводлыларны борчуга сала. Чыннан да, кайбер анализларны бирер өчен район халкы күрше Башкортостан Республикасына чыгарга мәҗбүр. Аяз Әдип улы бу сорауны районның баш табибы Светлана Шакирова белән уртага салып сөйләшермен, - дип сүз бирде.

Иске тупыллар темасы да бу көнне яңгырамый калмады. Ишек алларында үсүче әлеге карт агачларны күп кисүгә дә карамастан алар һаман кала бирә. Калган агачлар план нигезендә ел азагына кадәр юк ителергә тиеш дигән җавап яңгырады.

Яшьләр арасында соңгы вакытта популярлаша бара торган снюсларның иркен сатуда булуы заводта эшләүче күп кенә ата-ананы борчуга сала. Аларны сатуны тыеп булмыймы, - дигән сорау белән чыкты бер әти кеше. Чыннан да, снюс - “никотин кәнфитләре” – балаларның яңа үтә дә хәвефле мавыгуы. Әлеге проблеманы беләбез, РОВД началнигы һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе белән әлеге проблема өстендә эш алып барыла, - диде Шафигуллин.

Чара ахырында җыенга җыелучыларны район җитәкчесе агымдагы атнада якшәмбе көнне бистәдә узачак референдумга чакырып калды. Үзебезнең киләчәк безнең кулларда, - дип йомгаклады ул очрашуны.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев