Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Игътибар – тракторларга һәм балаларга

Район автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бер үк вакытта ике оператив-профилактик чара үткәрүгә керештеләр.

13 майдан 10 июньгә кадәр "Трактор" чарасы уздырыла. Аның барышында йөртүче таныклыгыннан, теркәү документларыннан башка һәм исерек хәлдә тракторлар белән идарә итү очраклары ачыклана. 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" чарасы балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны һәм 14 яшькә кадәрге балаларның велосипедларда һәм 16 яшькә кадәрге үсмерләрнең скутерларда йөрүләрен, шулай ук балаларны транспорт чараларында балалар креслоларыннан башка йөртүне кисәтүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев