Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Игътибар үзәгендә - бюджет үтәлеше

Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә финанс-бюджет палатасы рәисе С. Мөхәммәтов 2011 елда район бюджеты үтәлеше буенча чыгыш ясады.

Ютазы муниципаль районының консолидация-ләнгән бюджеты 2011 елга керем буенча 338119,3 мең сум (102%), чыгымнар буенча 339753,6 мең сумга (98,7%) үтәлгән. Район бюджеты керемнәр буенча 353333 мең сум (101,3%), чыгымнар буенча 355960,2 мең сум (99,3%) күләмендә тәшкил иткән. Консолидацияләнгән бюджет һәм муниципаль район бюджетының барлык чыганаклары буенча керемнәр үтәлгән. Салым һәм салым булмаган керемнәр консолидацияләнгән бюджет буенча 17037,4 мең сум тәшкил иткән. Башка еллардан аермалы буларак, прогнозлау буенча үтәлеш НДФЛ исәбенә түгел, ә өстәмә салым булмаган керемнәр хисабына тормышка ашкан. Прогноз буенча үтәлмәүнең төп сәбәбе - 2010 елда хуҗалык итүче өч субъектның үз эшчәнлекләрен туктатуы. Шулай ук район территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы кайбер предприятиеләрдә эшләүче кешеләр саны кимү, хезмәт хакы түбәнәю дә объектив сәбәпләр булып тора. С. Мөхәммәтов чыгышын төгәлләп, бүгенге көндәге эшләр торышы белән дә таныштырды.
Киңәшмәдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев контрольгә алынган сорауларга тукталды. Район эчке эшләр бүлегендә узган киңәшмәне ассызыклап, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. Физик тәрбия һәм спорт өлкәсенә кагылып, Рөстәм Мидхәт улы Урыссу бистәсендә күрше районнар һәм республика спортчыларын кабул итү өчен менә дигән манеж һәм мөмкинлекләребез бар, диде.
Киңәшмә ахырында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова районда узган спорт ярышларына тукталды. Шулай ук Ютазы авылының 100 еллыгына һәм фәнни-практик конференциягә хәзерлек алып бару соравы күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев