Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Исәпләүләр арттырылган

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, шул ук вакытта гомуми йорт ихтыяҗларына да (ОДН), Урыссу бистәсенең аерым күп фатирлы йортларында арттырылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина сүзләре буенча, кайбер йортларда йорт буенча чыгымнарның гомуми кү-ләменнән гомуми йорт ихтыяҗлары бәясе 20 проценттан артык тәшкил итә. Мәсәлән, салкын су белән тәэмин итү буенча арттырылган күрсәткечләр 34 күп фатирлы йортта, кайнар су буенча - 32 йортта, электр энергиясе буенча ике йортта күзәтелгән. ТМШларны мисал итеп китерсәк, ОДНның 20 процентка арттырылуы "Удача" ТМШда күзә-телгән (9897 кв. м мәйданлы җиде йорт яки әлеге ТМШ йортларының гомуми мәйданыннан 37 процент) һәм "Восток" ТМШ (11 йорт яки ТМШ йортлары гомуми мәйданының 35 проценты). "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖда әлеге күрсәткеч гомуми мәйданнан 24 процент, "Маяк" ТМШда йортларның 17 процентын тәшкил иткән. Кайнар су белән тәэмин итү буенча иң югары күрсәткеч "Восток" ТМШда (39%) һәм "Маяк" ТМШда (35%) күзәтелгән. "Идарә итү компаниясе"ндә әлеге күрсәткеч - 25 процент.
Салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН күрсәткечләре (1 кв. мга) 20 процентка арттырылу белән түбән-дәгечә: "Восток"та - бер квадрат метрга 0,045 кубик метр, "Идарә итү компаниясе"ндә - 0,036, "Маяк"та - 0,026, "Удача"да - 0,024. Нәтиҗәдә, барлык ТМШлар буенча бер квадрат метрга - 0,036 кубик метр. Кайнар су белән тәэмин итү буенча бер квадрат метрга уртача ОДН күрсәткече 0,025 тәшкил иткән. ТМШлар буенча алганда иң зур күр-сәткеч "Маяк"ка (0,029) һәм "Восток"ка (0,027) туры килә.
Кайнар һәм салкын су буенча ОДН арттырылуы 14 күп фатирлы йортта ачыкланган. Шулардан "Восток" ТМШда сигез йортта (Горький ур., 3, М. Җәлил ур., 3, Пионер ур., 4, шагыйрь Сирин ур., 19, Урыссу ур., 22, 22а, 24, 66), "Маяк" ТМШда - өч йортта (Куйбышев ур., 19, Тукай ур., 19а, Чкалов ур., 37), "Идарә итү компаниясе" - шулай ук өч йортта (Химиклар тык., 7а, Тукай ур., 23а, Урыссу ур., 62) арттырган. Сәетгалина сүзләре буенча, ОДН арттыруның төп сәбәпләренә физик һәм юридик затлар тарафыннан торак йорт челтәрләренә рөхсәтсез тоташу нәтиҗәсендә энергия ресурсларын килешү төземичә куллану, урлау керә. Күрсәткечләр бозылуга сәбәп булып шулай ук искергән төгәллек класслы һәм чираттагы тикшерү сроклары узган шәхси учет приборлары тора. Гомуми йорт ихтыяҗларына йортта яшәүчеләр ай саен файдаланган энергия ресурслары даими күрсәткеч булып тормый. ОДН коэффициентына шулай ук яшәүчеләр тарафыннан шәхси учет приборлары күрсәткечләрен тапшыруларының төгәллеге һәм вакытында булуы, энергия ресурсларын рациональ кулланулары да керә. Гомуми йорт ихтыяҗларындагы энергия ресурслары күрсәткечләрен тиешле дәрәҗәгә китерү өчен район башкарма комитеты идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белән берлектә чаралар планын эшләде. Мәсәлән, аны тормышка ашыру кысаларында объект учеты приборлары күрсәткечләрен алу графигын күзәтү контрольдә тотыла, "Восток" ТМШның ун йортында салкын су буенча учет приборлары күрсәткечләрен контроль алу үткәрелгән. Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр күр-сәтүчеләргә гомуми йорт учет приборлары ышанычлылыгына контрольне көчәйтергә кушылган. Шулай ук энергия ресурсларын куллануны һәм күп фатирлы йортлар эчендәге челтәрләргә рөхсәт ителмәгән тоташуны контрольдә тоту тормышка ашырыла. Торак йортларга контроль обход барышында күрсәт-кечләрдә кагыйдә бозулар ачыкланган: Горький ур., 4а һәм 12 йортлар адреслары буенча учет приборлары күрсәткечләре киметелгән. Тукай ур., 23б адресы буенча шәхси учет приборларын тикшерү срогы узган, Урыссу ур., 22 адресы буенча учет приборына магнит кую очрагы ачыкланган. Кагыйдә бозучыларга магнитка каршы яңа приборлар куюга белдерү кәгазьләре тапшырылган. Торак һәм торак булмаган бинаны биләүче субабонентларга (күп фатирлы йортлар салонында урнашкан) гомуми йорт ихтыяҗларын алар биләгән мәйданга пропорциональ бүлү өчен идарә итүче оешмалар белән килешүләр төзү максатында тәэмин итүчеләр белән турыдан-туры килешүләрне өзү өчен белдерү кәгазьләре тапшырылган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча, гомуми йорт ихтыяҗларына исәпләүләрне йорт буенча гомуми чыгымнан 10 процентка киметү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев