Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Җитдилек җитеп бетми

Террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында РФ Президентын сайлау участокларының террорлыкка каршы чаралар белән тәэмин ителеше тикшерелде.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев җитәкчелегендә узган утырышта Азнакай районы буенча ФСБ бүлеге начальнигы И. Хәкимов катнашты. Ул сайлау участокларының күзәтү камералары һәм каравылчылар, гадәттән тыш вәзгыять булган очракка транспорт белән тәэмин ителешен тикшерде. Авыл җирлеге башлыклары җиткергән мәгълүматлар буенча, авыллардагы сайлау участоклары бөтен кирәкле чаралар белән җиһазландырылганнар. Урыссу бистәсендә урнашкан сайлау участоклары да, территориаль сайлау комиссиясе рәисе К. Вәлиев хәбәр итү-енчә, тулаем веб-камералар, тәүлек әйләнәсенә кизүлек белән тәэмин ителгәннәр. Теге яки бу очракта кирәк булса, транспортлар билгеләнгән.
Сайлау участокларында көндезләрен сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре кизү торса, төнге чорда ялланган кешеләр каравыл тора. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы А. Самигуллин хәбәр итүенчә, ялланган кешеләрнең шәхесе тикшерелгән. И. Хәкимовны сайлау участокларының электр энергиясе өзелү очрагына хәзерлеге дә кызыксындырды. Бөтен участоклар да генераторлар белән тәэмин ителгәннәр. ФСБ бүлеге начальнигы сайлау участокларында гына түгел, гомумән торак пунктларда ят, шикле затлар йөрү очракларына аеруча игътибарлы булуны таләп итте.
Утырышта сәнәгать предприятиеләре, транспорт учреждениеләре, заправка станцияләрен террорлыкка каршы чаралар белән тәэмин итү буенча бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше дә тикшерелде. Район территориясендә урнашкан бөтен заправка станцияләре дә күзәтү камералары, янгынга каршы сак сигнализацияләре белән тәэмин ителмә-гәннәр. Гәрчә аларның җитәкчеләре бу эшнең мөһимлеге турында 2011 елның сентябрендә үк кисәтелсәләр дә Р. Нуриев әлеге күрсәтмәләр дү-шәмбе, 27 февральгә үтәлмәгән очракта, кырыс чаралар күрергә вәгъдә итте. Тимер юл вокзалы да террорлыкка каршы чаралар белән тулаем тәэмин ителмәгән. Шул ук вакытта "Олимп" спорт комплексы территориясен, ишек-ләрдән кем кереп чыгуын җиде камера күзәтә. Районның эре предприятиеләре - Урыссу ГРЭСы, химия заводы, "Уруссу-Водоканал" предприятиеләрендә дә иминлек тудыру йөзендә билгеләнгән чаралар тулаем диярлек тормышка ашырылган. Район мәгариф системасы учреждениеләрендә репродукторлар кую таләп ителгән булган. Мәгариф бүлеге начальнигы Г. Сафиуллина сүз-ләренә караганда, бу эш, каралган акчалар счетка утыру белән башкарылачак. Агымдагы елда бөтен белем бирү учреждениеләрен тревога сигналы белән җиһазландыру күздә тотылуын искәрткән Рөстәм Мидхәт улы, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын янгын сигнализацияләре белән тәэмин итүнең тулаем тәмамлануын, якын киләчәктә янгын сүндерү системалары урнаштырылачагын да билгеләп узды. "Транспорт" ҖЧҖ һәм Урыссу үзәк район хастаханәсендә куркынычсызлык шартлары тудыру буенча чараларны җиренә җиткереп бетерү бурычы көн кадагында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев