Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Капиталь салымнар планы билгеләнде

    Район җитәкчелеге тарафыннан киләсе елга җирлекләргә капиталь салымнар планы билгеләнде.

    Мәсәлән, 2013 елда финанслауның бөтен чыганаклары исәбенә, 69 млн сум акча (шуның 59,8 млн сумы - республика бюджетыннан) файдалану планлаштырыла, дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары З. Рәшитова. Мәдәният учреждениеләрен төзүгә һәм ремонтлауга шул акчаларның 38 проценты юнәлтеләчәк. Планнарда - Әбсәләм авылында авыл мәдәният йортын төзү, Бәйрәкә авылында "Гобәйдия" музей комплексын яңарту, Подгорный һәм Иске Урыссу мәктәпләрен, юлларны һәм күперләрне, табиблык амбулаторияләрен, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау, торак пункт һәм зират территорияләрен төзекләндерү, карт агачларны кисү.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: