Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Капма-каршы субсидияләү гамәлдән чыгарыла

    Катнаш җитештерү режимында җылылык энергиясе алучы кайбер шәһәрләрдә һәм безнең районда капма-каршы субсидияләү гамәлдән чыгарыла.

    1980 еллар башыннан Татарстан Республикасында гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, халыкның җылылык энергиясе өчен түләү-ләренә капма-каршы субсидияләү системасы кертелгән иде. Республика предприятиеләренә җылылык энергиясе өчен икътисадый нигезләнгәннән югарырак күләмдәге тариф, шул ук вакытта халык өчен икътисадый нигезләнгән тариф билгеләнде. Һәр елда зур сумманы республика предприятиеләре, ә азракны - халык түләде. Шулай итеп, бары 2011 елда гына халык тарафыннан җылылык энергиясе өчен түләп бетермәгән акча 4,5 млрд. сум тәшкил итте, ягъни предприятие-ләр шушы суммада халыкка ярдәм күрсәтте.
    "Җылылык белән тәэмин итү турында"гы 27.07.2010 елда кабул ителгән 190-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, җылылык энергиясенә аерым категория кулланучылар өчен ташламалы тарифлар билге-ләүдә җылылык энергиясенә (куәт) тарифларны күтәрү башка кулланучылар өчен кулланылмый. Россия Федерациясенең күп төбәкләре инде күптән - 2011 елның 1 гыйнварыннан (хәтта иртәрәк тә) капма-каршы субсидияләүдән киттеләр. Мәсәлән, Ижевскида халык өчен җылылык энергиясенә тарифлар 2,5 тапкырга югарырак, Йошкар-Олада - 2,2 тапкыр, Түбән Новгородта - 1,3 тапкыр, Самарада - 2,3 тапкырга, Саратовта - 2 тапкырга, Ленинград өл-кәсендә - 2,6 тапкырга күбрәк. Мондый капма-каршы субсидия булуы республиканың сәнәгать предприятиеләре тарафыннан дөрес тәнкыйть уята иде, чөнки алар җылылык энергиясен Россия Федерациясенең башка субъектлары коллегаларына караганда югары бәя белән алалар иде. Бүген Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында әлеге сорау тагын да актуальрәк булып кала. Капма-каршы субсидияне бетерү соравын сузу республикага капиталь ремонт үткәрү өчен торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртү Фондыннан акча алырга мөмкинлек бирми. Бүгенге көнгә, Татарстанда соң-гы биш ел эчендә башкарылган эшләр республикада торак фондны яхшы торышка китерү проблемасын яртылаш кына чишәргә мөмкинлек бирде. Бу эшне тулысынча төгәлләү өчен тагын 50 миллиардтан артык акча кирәк. Капма-каршы субсидияләүне бетерү соравы бары катнаш җитештерү режимында җылылык энергиясен алучы торак пунктларда: Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Ютазы муниципаль районының Урыссу бистәсе, Афанас һәм Красный ключ авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә генә кагыла.
    Халык өчен тарифларның күтәрелүе кайбер кешеләр тормышында авыр чагылырга мөмкин булу сәбәпле, гражданнарга торак-коммуналь хез-мәтләр түләгәндә адреслы социаль яклау һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешен чикләү буенча уңай чаралар белән тәэмин итү максатларында, ТР Президенты тарафыннан гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү артуын тотрыкландыруга максатчан компенсация кертелү турында карар кабул ителде. Бөтен программа өч елга исәпләнгән. Күрсәтелгән компенсация җылылыкка тариф арту белән бергә 2012 елның 1 сентябреннән кертелә һәм халыкка ел дәвамында җылылык өчен капма-каршы субсидияләүгә кадәр һәм ул бетерелгәннән соң түләү аермасы күләмендә, республикада билгеләнгән торак бинаның норматив мәйданы стандартын кертеп, түләнә. 2013 елның 1 сентябреннән гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү үсешен җайга салу өчен, йорт хуҗалыгы табышларын исәпкә алып, субсидия тү-ләнәчәк. исәпләүләр күрсә-түенчә түбән табышлы йорт хуҗалыклары субсидияләнәчәк, ә кайбер категория өчен җылылыкка түләү бүгенгедән кимрәк тә булырга мөмкин. Татарстан Республикасы бюджетынан кирәкле акча инде бүленгән. Тулаем алганда, билгеләнгән максатларга 6 миллиардтан артыграк акча бүленәчәк. Татарстанлылар торак-коммуналь хезмәт-ләргә түләүне субсидияләү системасы белән күптән таныш. Бүгенге көндә республикада социаль ярдәм билгеләү чаралары өчен кирәкле инфраструктура оештырылган. Моннан тыш, чиратлар булдырмау максатыннан, халыкны кабул итү өчен өстәмә пунктлар ачылган. Һәр йорт хуҗалыгы субсидия билгеләү өчен кабул итү вакыты һәм урыны турында август ае өчен таратылган коммуналь-торак хезмәтләренә түләүгә счет-фактураларның арткы ягында язылган тиешле мәгълүмат белән таныша алалар.
    Максатлы субсидия бирү соравы буенча кайнар линия телефоны: 2-82-91. Чыганак: ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Н. Бутаева белән булган видеоинтервью http://www.tatar-inform.ru/video/4333/.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: