Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кар юклыгы "йомшарырга" рөхсәт бирми

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йорт алды территорияләрен кардан чистарту барышы белән шәхсән танышты.

Берничә көн алдан Рөстәм Мидхәт улы бу теманы төрле милектәге торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә күтәргән иде. Ә бу көнне ул барлыкка килгән вәзгыять белән шәхсән танышырга булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы беренче эш итеп "Восток" ТМШ карамагындагы Урыссу урамы буенча урнашкан 51а санлы йорт ишегалдына тукталды. Йорт алды территориясе кардан, боздан чистартылмау сәбәпле, подъезд юлларында "бөкреләр" барлыкка килгән. Димәк, биредә атналар буе көрәк белән эш-ләмәгәннәр. Башка урыннарда, начармы, яхшымы, дворниклар булганын себерке эзләре сөйләсә, бу йорт территориясендә Рөстәм Нуриев һәм аны озата йөргән район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары А. Кондрашов мондый күренешкә дә тап булмадылар. Шунда ук янәшәдә генә 51 санлы йорт урнашкан. Бу йорт "Удача" ТМШга карый, һәм территориясенә дә, чагыштырмача кул тигән. "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖ балансындагы Химиклар тыкрыгы буенча 5а һәм 7а санлы йортлар территориясенең кардан чистартылуы да өлешчә уңай фикер уятты.

- Без тротуарларны, ишегалды территорияләрен, подъезд юлларын кардан, боздан чистартуга таләпчән якын киләбез. Бүгенге көндә карны юк дияргә була. Әмма, шул аз карны да, күргәнебезчә, йорт алды территорияләреннән чыгармаган, подъезд юлларын асфальт күренгәнчегә кадәр кардан, боздан чистартмаган, йорт тирәли нигез яннарын (отмосткалар) кардан арындырмаган торак милекчеләре ширкәтләре бар. Кар бүген юк ул. Ләкин бер төн эчендә кискен һава үзгәреше булырга мөмкин. Гомумән, без йорт алды территорияләренә, елның кайсы фасылы булуга карамастан, игътибар бирүне көчәйтәбез. 2012 елда аларны төзекләндерү эшен дәвам итәчәкбез һәм бу чараларга 10 миллион сумга якын акча сарыф итүне күздә тотабыз. Шуңа күрә торак милекчеләре ширкәтләре дә, һава торышына карап, ишегалларын бүгенге таләпләр нигезендә тотарга тиешләр, - дип шәрехләде Р. Нуриев, күп фатирлы йорт ишегалларына визитын.

Ә таләпләр түбәндәгечә - 2007 елның 13 июнендәге шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының 26 санлы карарына кушымта итеп Урыссу бистәсе территориясендә тәртип һәм чисталык булдыру, аны төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителә. Аның 3.3.11 пунктында болай диелә: "...юллардагы кар вакытында чистартылырга һәм кар явудан туктаганчы эш дәвам итәргә тиеш. Транспорт эшләсен һәм җәяү-леләр йөрсен өчен нормаль шартлар тудыру максатында җаваплы оешмалар юлларны һәм тротуарларны чистартуга үз вакытында керешергә һәм аларга ком яисә башка материал сибәргә тиеш. Тротуарларны, ишегалды территорияләре һәм подъ-ездга илтүче юлларны каты катламга (асфальт, булыжник, тротуар плитәләре һ.б.) кадәр кар һәм боздан азат итү зарур. Бозлавык барлыкка килсә, аңа каршы материал сибелергә тиеш". 3.3.12 пунктта мондый юллар бар: "...ишегалды территорияләрендә вакытлыча гына кар өяргә рөхсәт ителә..." Беренче биттәге фотосурәткә эләккән Шагыйрь Сирин урамы буенча 33 санлы йорт ишегалдындагы кар өемнәренең кичәле-бүгенле генә җыелмавын ачыклавы кыен түгел. Йорт "Идарә итү компаниясе" җәмгыятенә карый.

- Кар җыелган саен торак милекчеләре ширкәтләре үз хисапларына аны махсус билгеләнгән урынга чыгарырга тиешләр, - дип билгеләп үтте А. Кондрашов.

"Маяк" ТМШ урнашкан Чкалов урамындагы 35 санлы йортны һәм аның күршесендәге йортларны камерага төшерүче җирле телевидение журналистларын күреп чыккан ширкәт рәисе В. Антонов: "Безнең территорияләр чиста...", - дип белдерде. Чисталыкка чистадыр да, әмма бөтен җирдә дә түгел шул. Куйбышев урамындагы 3 һәм 5 санлы йорт территорияләре, нигез буйлары кардан, боздан чистартылмаган, һәрхәлдә без каты асфальтта басып тормадык. Тукай урамындагы 4 һәм 6 санлы күп фатирлы йортларны чагыштырып карадык. Беренчесе "Идарә итү компаниясе" җәмгыятенә карый. Ике подъезлы гына йорт булуга карамастан, отмосткалар кардан чистартылмаган, подъезд юлларына көрәк тимәгән, подъезд төбенә үк түшәлгән плитә өстенә кем тарафыннандыр түгелгән судан «шугалак» барлыкка килгән. Хәтта шул гына да лом ярдәмендә ватылмаган. "Удача" ТМШ балансындагы 6 санлы йорт әлеге йорттан ике тапкырга озынрак. Әмма подъезд юллары, нигез буйлары кардан чистартылган. Болын урамындагы 9 санлы йорт отмосткалары янында да кар таба алмыйсың, ә менә ишегалдында чыгарырдай кар җитәрлек. Урам яклатып әлеге үк йорт янына Альп тавын хәтерләтеп өелгән карны, А. Кондрашов сүзләре буенча, Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе түгәргә тиеш. Шул рәвешле, Урыссу территориясен кардан, боздан чистарту юнәлешендә эшлим дигән кешегә эш җитәрлек булып чыкты. Хәер, бүгенге көндә Урыссуда ком сибелгән территорияне дә бар дип булмый. Гәрчә шугалак барлыкка килгән урыннар шактый булса да, хәер, кар тыгызланып каткан тротуарда гына да таеп егылырга мөмкин. Дөнья бит ул.

P.S. Мөгаен, әлеге материал белән танышып чыкканнан соң, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләрендә ризасызлык туар. Әмма редакциягә шылтыратып, дәгъваларыгызны белдергәнче үк шуны тагын бер кат искәртәбез: материалда автор шәхси фикерләрен белдермәде, материал узган атнаның пәнҗешәмбесендә булган фактлар һәм комиссия теркәгән шелтәләр буенча язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев