Карт тупыллар искергән
Районның торак пунктларында карт тупылларны кисү бара.
Эшләрне "Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе" МУП башкара. Урыссу бистәсендә кешеләрнең тормышларына куркыныч янаган 45 агач киселгән. Бәйрәкәдә 18 тупыл, Ютазы авылында - 19 һәм Ташкичүдә бер агач киселгән. Биеклектә эшләрне башкару өчен район җитәкчелегенең ярдәме белән җирле бюджет акчаларыннан автогидрокүтәргеч сатып алынган. Әлеге эшләр дәвам итә, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше буенча бүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев