Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Хәбировлар гаиләсендә – алтын туй

Урыссу бистәсендә илле елдан артык гомер итүче ирле-хатынлы Рүзгәр Фәхертдин кызы Галиева һәм Тәлгать Гебделгали улы Хәбиров июль аенда алтын туйларын бәйрәм итә.

Әти белән әни үзләре тәрбияләп үстергән балалары, алардан да якынрак күрүче килен һәм кияүләре, балдан татлы оныклары һәм оныкчылары белән бу көнне зур дулкынлану катыш шатлык хисләре белән каршы ала. Ярты гасыр дәвамында бер ястыкны уртак итеп яшәгән ир белән белән хатын исә илле еллык гомер елларын үзләре дә хисләнеп, дулкынланып искә ала. Ә бит чыннан да, аларның тормыш кыйссасы искитмәле.

Утыз өч яшьлек хатын дүрт баласы белән тол калганда, төпчек улы күкрәк сабые гына була. Тормыш күге кара сөремгә буялган бу көннәрдә Рүзгәр апаның нинди хисләр кичерүен бер Ходай Тәгалә генә беләдер. Тормыш юлында аны кияүгә алырга, ятим калган дүрт балага әти булырга әзер торган Тәлгать исемле егет очравы ул вакыттагы күзлектән караганда да, бүгенге көнге вәзгыятьтән чыгып, фикер йөрткәндә дә, мөмкин хәл түгел кебек тоела. Әмма бу могҗизаның гамәлгә ашуы күкләрдә язылган була. Тәлгать ага Рүзгәр апаны өрмәгән җиргә дә утыртмый, ә балаларга ул чын әти була. “Ул безне ихлас ярату белән яратты, безне кадерле чәчәк урынына тәрбияләп үстерде. Мондый җылы һәм якын мөнәсәбәт кан туганнар арасында сирәк күренеш. Безгә гомер биргән әниебезгә зур рәхмәтле булсак, безнең өчен акыллы һәм зирәк әти булган өчен без аңа мең тапкыр рәхмәтле”, - ди юбилярларның балалары.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X