Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Хезмәт ветераны Хәрия Шәмси кызы Хаҗиеваның олуг юбилее

Урыссу бистәсендә гомер итүче тыл хезмәтчәне Хәрия Шәмси кызы Хаҗиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина шәхсән тәбрик итте.

Кыска елга авылында дөньяга килгән кызчыкка җиде сыйныф кына белем алырга насыйп була. Бөек Ватан сугышы аны бик тиз тормыш арбасына җигә – ул сабан тартып җир сукалый, урак тотып, икмәк ура... 1948 елда урман кисәргә дә алынган кыз бала, берара фермада да хезмәт куя.

1957 елда Урыссу бистәсенә күченеп килгән Хәрия Шәмси кызы утыз елдан артык почта таратучы булып эшли.

- Ул елларда почтальон эше хикмәт авыр булуга карамастан, үз вазифамны төгәл итеп үтәргә тырыштым. Шуңа күрә почта бүлеге җитәкчелеге дә, халык та мине хөрмәт итте, - дип сөйли юбиляр.

Туксан яшьлек Хәрия Хаҗиеваның күкрәген бизәүче орден һәм медальләр дә аның фидакарь хезмәте турында сөйли.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X