Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Кәрәкәшледә - авыл бәйрәме

Кәрәкәшле авылының мәдәният йорты ерактан ук балкып, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра.

Узган елны ясалган капиталь ремонттан соң ул тагын да күркәмләнде. Быел исә үзара салым акчасына аның капка-коймалары яңартылды. Һәм шушы уңайдан, 22 август көнне, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашларына “Матурлык дөньяны коткара” дигән бәйрәм чарасы оештырды. Бәйрәмдә моңлы һәм дәртле җырлар яңгырады, күңелле уеннар уйналды, китапханә һәм музей күргәзмәләре эшләде; оста куллы, уңган-булган авылдашларның яшелчә-җимешләре тәкъдим ителде; чәй табыны әзерләнде. Кәрәкәшлелеләрне бәйрәм белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары  Закуан Ильясов, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Хәмидуллина авыл халкын бердәм, тату, матур яшәргә чакырды.

Миләүшә Кәримова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X