Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Медицина хезмәтләре сыйфаты турында

Редакциягә медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына кагылган сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Бүген Урыссу Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге ютазылыларны бик борчыган сорауларга җавап бирә.

Сорау: Ни өчен безнең хастаханәдә дарулар түләүле? Хәтта системаны да сатып алырга кирәк. Түләүсез сәламәтлек саклау кайда соң?

Җавап: Формулярга кергән препаратларны пациентлар түләүсез ала. Булган препаратларга альтернатива буларак исемлеккә кермәгән препаратка (мәсәлән, импорт, яхшыртылган яки авыр нәтиҗәләргә кимрәк китерә торган) өстенлек бирелсә, пациент аны үз теләге буенча булдыра. Формулярга кертелгән препаратлар белән тәэмин итүдә авырлыклар чиктән тыш сирәк килеп чыга, алар "Таттехмедфарм"нан дарулар килү авырлыклар белән бәйле. Урыссу Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге мондый вәзгыятьләр килеп тумасын өчен чаралар күрә.

Сорау: Ни өчен район халкы анализлар тапшыру өчен Октябрьский шәһәренә бара? Шул ук акчаларны монда да түләр идек...

Җавап: Район халкы иммунологик, гормональ, бактериологик анализларны, ВИЧ анализларын, гепатитка, онкомаркер һәм башка анализларны Октябрьский шәһәрендә тапшыра, моның өчен махсус иммунологик яки ПЦР-анализаторлар кирәк. Күпчелек очракта дәвалау-профилактика учреждениеләре (ДПУ) лаборатор тикшеренүләрнең чикләнгән спектрына ия. Һәр ДПУда күп профильле лаборатория тоту икътисади файдалы түгел. Урыссу Үзәк район хастаханәсе лабораториясе аппаратура мөмкинлек биргән аерым анализларны гына тикшерә. Әмма районда яшәүчеләрнең район үзәгеннән чыкмыйча, түләүле нигездә тикшерүләрнең зур спектрына биоматериал тапшыру мөмкинлеге бар. Килешү поликлиниканың 103 бүлмәсендә төзелә. Урыссу үзәк район хастаханәсенең 108нче бүлмәсендә кан алына. Соңыннан биоматериал Бөгелмә шәһәрендә урнашкан "СитиЛаб" лабораториясе филиалына илтелә. Шул ук көнне пробалар Казандагы "СитиЛаб" киң профильле лабораториясенә җибәрелә. Тикшерү нәтиҗәсен без икенче көнне электрон почта аша алабыз. Аны үзегез кан тапшырган бүлмәдә алырга мөмкин.

Исемлек һәм прейскурант 103 бүлмәдә яки дәвалаучы табибта бар. Менә тәкъдим ителгән тикшеренүләрнең кайбер төрләре:

- гармоннарны һәм онкомаркерларны билгеләү;

- аксымнар, углеводлар, липидлар алмашынуы;

- иммун статус һәм аутоиммун авырулар;

- ВИЧ, гепатитлар һәм сифилис диагностикасы;

- вирус инфекцияләре диагностикасы;

- бактериаль, паразитар, гөмбә антитәнчекләрен тикшерү.

Иммунологик һәм иммун-химик тикшеренүләрдән тыш, ПЦР диагностика үткәрелә. Бу бик сизгер һәм перспективалы тикшерү ысулы. "СитиЛаб" лабораториясе тарафыннан түбәндәге тикшеренүләр тәкъдим ителә: "аллергеннар", "кардиориск", "липид статусы", "гепатитлар" (скрининг һәм җентекле анализ), "диабет куркынычы", "калкансыман биз", "ревматологик", "остеопороз", "анемияләр диагностикасы", "ирләр сәламәтлеге", "ел саен мәҗбүри", "45 яшьтән соң ирләргә", "операциягә", "куркыныч төркемнәр", "онкологик - хатын-кызлар өчен", "онкологик - ирләр өчен", "булачак әниләр өчен" һәм "булачак әтиләр өчен".

Яралгының хромосом аномалияләрен ачыклау өчен скрининг үткәрелә, шулай ук генетик яктан сөт бизләре, юан эчәк, калкансыман биз, аналык һәм башкаларда яман шеш барлыкка килү куркынычы билгеләнә. Барлыгы лаборатор тикшеренүләрнең 900 төре каралган.

Сорау: Мине сорау бирергә Урыссу үзәк район хастаханәсендә булган сәер факт этәрде. Минем тормыш иптәшемә ашыгыч рәвештә гинекология бүлегенә ятарга кирәк булды. Һәм биредә без аптырашта калып, әлеге бүлекнең кыскартылуын һәм шул ук хастаханәнең хирургия бүлеге базасында гинекология ихтыяҗлары өчен биш урынлык бер палата бүленүен белдек. Әгәр дә бу чара вакытлыча икән, моны ничектер аңлатып була әле, әгәр дә бу бөтенләйгә булса, цензурасыз эпитетлар табу кыен... Нәрсә, безнең районда барлык хатын-кызлар авырып туктадылармени һәм киләчәктә дә авырмаячаклармы? Алай булгач, ни өчен мондый заманча Үзәк район хастаханәсе бинасы төзелде һәм районда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина хезмәте вәгъдә иттеләр? Бәлки бу, соңгы елларда гел күзәтелгәнчә, алдау һәм бюджет акчаларын "юу" булгандыр? Һәм бу ничек итеп бөтенроссия "Сәламәтлек" программасына һәм башкаларга туры килә? Әгәр дә бу бүлекне тергезмәсәләр, бистәдә һәм районда яшәүчеләр тарафыннан имзалар җыела башлаячак һәм әлеге имзалар Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгына һәм РФ Президентының кабул итү бүлмәсенә юнәлтеләчәк!

Җавап: Октябрь аенда оптимальләштерү максатында гинекологик койкаларның бер өлеше хирургия бүлеге структурасына күчерелде, икенче өлеше шул ук акушерлык-гинекология бүлеге структурасында калдырылды. Көндезге стационар шартларында медицина ярдәменә мохтаҗ булган пациентлар аны көндезге стационарда алачак. Гинекологик ярдәм күрсәтүнең бөтен күләме элекке дәрәҗәдә калды. Барлык процедураларны хатын-кызлар консультациясендә дә, хирургия бүлегендә дә, акушерлык-гинекология бүлегендә дә үткәрү мөмкин. Госпитальләштерүдән бернинди баш тарту яки гинекология ярдәмен күрсәтү сыйфаты начараю булырга тиеш түгел. Барлык сораулар буенча телдән яки язма рәвештә хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X