Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мәҗлестә барысына да күңелле иде

Узган сишәмбе, 15 май көнне, Урыссу бистәсенең "Смак" кафесында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы оешуына 10 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Юбилей кичәсендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Татар төбәкара оешмасы идарәсе рәисе В. Федорин, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте җирле оешмасы рәисе С. Миншина һәм башкалар катнашты. Тантананы "Истоки" ветераннар хоры ачты. Алар башкаруында шаян һәм патриотик җырлар яңгырады. Район ветераннар советы әгъзасы В. Новикова, язмыш ихтыяры белән мөмкинлекләре чикләнгәннәргә багышланган шигырен укып, көчле алкышларга лаек булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев үзенең сәламләү сүзендә тантана сәбәпчеләрен җәмәгать оешмасы тарихындагы әлеге әһәмиятле дата белән тәбрикләде һәм активистларга башка җәмәгать оешмалары һәм район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә булулары өчен рәхмәтен белдерде. Көн үзәгендә торган проблемаларны да, тормышта иң әһәмиятле булган сорауларны да бергәләп хәл итеп була, диде ул. Киләчәктә дә шул рәвешле хезмәттәшлеккә ышаныч белдереп, Рөстәм Мидхәт улы оешманың актив әгъзаларына район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
Сукырлар җәмгыятенең Бөтенроссия Хезмәт Кызыл Байрагы Орденлы Татар региональ оешмасы рәисе В. Федоров та җәмгыять әгъзаларына иң изге теләкләр теләде. Ул ветераннарга һәм активистларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җирле оешма рәисе С. Миншина да жәмгыять әгъзаларын котлап, аларга бүләкләр өләште. Мул табыннар артында җыелучылар дусларча әңгәмә корып, тормышларында булган сорауларны уртага салып фикер алышты һәм мәдәният бүлегенең районда танылган артистларның номерларын көчле алкышлар белән каршы алды. Тантана "Электросоединитель" (җит. Р. Нәбиуллин), "Урыссу җылылык челтәрләре" (җит. Р. Шәйгәрдәнов), "Урыссу ГРЭСы" (җит. В. Петров), "УХЗ" (җит. В. Матвеев) акционерлык җәмгыятьләре, "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" (җит. И. Сафин), "Ютазы элеваторы" (җит. Г. Дәүләтшина), "Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе" (җит. Р. Шәрипов), "Бетон+" (җит. Р. Шәрифуллина) җаваплылыклары чикле җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләр Х. Фәрхетдинов һәм А. Ханнанова ярдәмнәрендә тормышка ашты, дигән сүзләр дә яңгырады чара дәвамында.
"Ватаныбыз утлары сүнмәсен..." - дигән сүзләр импровизацияләнгән сәхнәдән аның бөтен гражданнарының тыныч яшәвенә чакыру сыман яңгырады. Мөгаен, шатлыкның ачык чаткылары мәҗлескә чакырылган һәрбер кешедә дә чагылгандыр. Чөнки бер-береңне аңлау һәм гармония өметләре өзелгән кешеләрнең җанын да яктыртуга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X