Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мөрәҗәгатьләр вакытында хәл ителә

Узган елда гражданнар тарафыннан район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе исеменә 735 язма һәм телдән мөрәҗәгатьләр кергән. Алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда аларның саны 1,4 тапкырга арткан.

Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча анализ белән беркетмәләр бүлеге начальнигы Л. Мө-хәммәтҗанова чыгыш ясады. Коллектив мөрә-җәгатьләр саны 2,4 тапкырга арткан. Район үзәгендә яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр 64,4 процент, авыл җирендә яшәүчеләрдән - 32,2 процент, башка төбәкләрдән кергәне 3,4 процент тәшкил иткән. Кешеләр коммуналь-көнкүреш хезмәт күрсәтү, торак, халыкны социаль яклау, агросәнәгать комплексы, хезмәт һәм хезмәт хакы буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Чыгыш ясаучы мөрәҗәгатьләрнең нинди формада тикшерелүен ассызыклап узды.
Район советы, башкарма комитет бүлекләре, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән узучы киңәшмәне дәвам итеп, үткән атна вакыйгаларына тукталып, Премьер-министр И. Халиковның районыбыз эшчәнлегенә уңай бәя бирүен билгеләп узды, контрольгә алынган сорауларны күтәрде.
Киңәшмәдә шулай ук район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова халык кәсепләрен торгызу үрнәкләрен өйрәнү максаты белән авыл җирлекләре башлыкларының Мамадышта булып кайтуларын билгеләп узды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова районыбыз укучыларының республика күләмендә ирешкән уңышларын, пенсионерлар өчен компьютерга өйрәнү курслары баруын да әйтеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев