Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Мәскәүдәге атыштан соң Ютазы районы мәктәпләрендәге вәзгыять

Ютазы районы мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Мәскәү шәһәре мәктәбендәге атыштан соң, барлык уку йортларында террорчылыкка каршы чараларны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтергә карар ителде.

Мәскәүдәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле, анда укучылар тоткырлыкка алынды, полиция хезмәткәре һәм укытучы һәлак булды, район мәгариф бүлеге мәктәпләргә кертү тәртибен катгый контрольгә алу һәм террорчылыкка каршы чараларны көчәйтү мөһимлеге турында белдерде.

- Мәгариф учреждениесе җитәкчесе үз тәрбияләнүчеләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен шәхсән җавап тота,- дип билгели район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова.

Өстәмә рәвештә педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре арасында планнан тыш инструктаж һәм аңлату эшләре уздырыла. Мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, район мәктәпләрендә илкүләм "Куркынычсыз мәктәп" проекты кысаларында видеокамералар урнаштыру дәвам итә. Бүгенге көндә видеокүзәтү системасы белән дүрт мәктәп тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев