Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

“Нәбиуллин” КФХ: уңай тәҗрибә һәм яхшы кәеф

Бүгенге көндә “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында һәр сыердан тәүлегенә уртача 15 килограмм сөт савалар. Продукция җитештерү, узган елга караганда, өч килограммга артыграк.

- Малларны тукландыру процессын ныклы контрольгә алдык. Агымдагы кышлату башында, ягъни 2019 елның көзендә хуҗалыкка кайтып җиткән өр-яңа миксер-азык тараткычның да файдасы зур. Моңа кадәр бөртекле фуражны улакларга салу белән малбагарлар шөгыльләнгән булса, хәзер аңа артык кеше кулы тими, - дип сөйли фермер Илдус Нәбиуллин.

Хуҗалык тормышы белән таныштыруын дәвам иткән җитәкче белән бозаулар торагына узабыз. Бинада әчкелтем-тәмле сусыл азык исе. Читлекләргә ябылган яшь терлек башын да күтәрмәде – кичке аш вакыты. Аларны яратып багучы малбагар Фәндәс Нуретдинов, тырыш хезмәте белән югары уңышларга ирешә торган кеше ул, улакларга салып чыккан масса белән тукланган бозаулар алдында бераз хуш исле печән дә бар.

Былтыр хуҗалык үз көче белән кукуруз чәчкече сатып алган булса, быел ул тагын бер тагылма агрегат - бөртекле культуралар чәчү агрегаты юнәтүне күздә тота. Әлбәттә, булганнарын хәзерлек сызыгына кую – хәзерге вакытта механик остаханәдә хезмәт куючы Раушан Шәрәфиев, Владимир Павлов, Фәнис Гыймазетдинов, Флюс Гайсин, Рамил Басыйров, эретеп ябыштыручы Айдар Хәйретдинов һәм башка оста куллы механизатордардан торган ремонт звеносының төп бурычы.

Күмәк көч белән тырмалар чүкелгән. Өч чәчкеч төзекләндерелгән, бер БДМ агрегаты капиталь ремонтланган. Авыл хуҗалыгы машиналары белән беррәттән, “корыч” атлар ремонты да дәвам итә. Ике көпчәкле тракторның двигателен кырчылык тармагы хезмәтчәннәре үз көчләре белән өр-яңадан сүтеп җыйган.

Җитәкченең кәефе яхшы иде. Аның кул астында эшләүче кешеләрнең дә күңелләре көр булуын фермада да, механик остаханәдә дә тоярга мөмкин булды. Куллары майга буялып бетсә дә, механизаторларның йөзендә - елмаю чалымнары. Димәк, эшләре уң бара. “Хезмәт хакын вакытында алабыз. Әле менә Кыш бабай да мулдан бүләк биреп китте. Шулай булгач, зарланырга бер сәбәп тә юк”, - дип билгеләп узды алдынгы малбагар Фәндәс Нуретдинов. Сүз уңаеннан, “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында хезмәт куючы эшчеләрнең һәрберсенә бәясе бер мең сумга якын булган илле данәгә якын Яңа ел бүләге өләшкәннәр. 

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X